Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев чакыруы белән Равил Фәйзуллин һәм аның дуслары Әхсән Фәтхетдинов эзләре буйлап Түбән Камада йөреп кайтты. Алар арасынңа безнең хәбәрчебез дә бар иде.
[Равил Фәйзуллин белән Рөстәм Галиевны нәрсә берләштерә? Әхсән Фәтхетдинов рухы!]
Быел Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин «Әхсән хатлары» дип аталган саллы китап бастырып чыгарды. Зурлап әлеге китапның презентациясен үткәрде, «Татмедиа»да Әхсән Фәтхетдинов эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры «Ияләр» биографик-эссе чыгарды. Бу сәнгать әсәрләре бөек рәссамның юбилейларына, туган көннәренә багышланмаган. Бу – аңа еллар дәвамында күңелдә йөргән ихтирам хисе, аның мирасын киләсе буыннарга тапшырырга омтылыш, шундый шәхес белән дуслар булуның горурлыгы.
Күренекле рәссамны зурлаган шушы ике сәнгать әсәре Түбән Камада «Театрда шигърият» дип аталган бәйрәм кичәсендә очрашты.
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин юлга дусларын – Түбән Кама районында туып үскән Алмаз Хәмзинны, күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Марсур Хәсәновның улы, фикердәше Булат Хәсәновны, фотограф Риф Якуповны, ветеран журналист Рәисә Сафиуллинаны, «Матбугат.ру» сайтын гамәлгә куйган журналист Данил Сәфәровны, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Расиха Фәизованы һәм «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтованы чакырган. Равил Фәйзуллин янәшәсендә аның улы Газиз дә бар иде.
Әхсән Фәтхетдинов утыз елдан артык Түбән Кама шәһәрендә яшәгән. Аның шәхесе хәзер бу шәһәрнең легендасы.
ххх
Түбән Кама зираты Казан юлы өстендә урнашкан. Рөстәм Галиев юлчыларны зират борылышында каршы алды. Әхсән Фәтхетдиновның кабере шәһәрнең легендар шәхесләре өчен билгеләнгән урында – төп аллеяның мөселман ягында урнашкан.
Чәчәкләр куйдык, догалар укыдык. Равил Фәйзуллин үзе өчен ачыш ясады. Кабер ташының икенче ягына аның шигыреннән юллар язылган икән бит:
«Горур башка - күк кирәк!
Аякларга – җир кирәк!
Күңелкәйгә – ил кирәк!
Күзкәйләргә – ямь кирәк!
Иреннәргә – тәм кирәк!
Горур җанга ни кирәк?..»
Кич без театрда Шигърият бәйрәменә катнашачакбыз һәм Әхсән Фәтхетдинов иҗатына багышланган «Ияләр» әдәби театрын тамаша кылачакбыз. Аңарчы...
Аңарчы Әхсән Фәтхетдинов музее көтә.
ххх
Музей шәһәрнең Кызыл Чишмә бистәсендә, яр буенда урнашкан. «Музей өчен төрле урыннар каралды. Шушы урын аңа бик туры килде – керде дә утырды. Карагыз, нинди матурлык бит биредә! Монда чишмәлекләр, Әүлия чишмәләре...» – ди кунакларның экскурсоводы ролен үтәгән Рөстәм Галиев. Ул Әхсән Фәтхетдинов белән иң күп аралашкан кеше. «Бакчалар янәшә иде. Мин аның белән иң күп аралашкан, иң түземле кеше булганмындыр», – дип көлә ул.
«И, монда әле музейлар салырга урын күп икән. Монда Разил Вәлиевкә дә урын бар. Рафаэль Сәхәбиевка да. Зөлфәт Хәкимгә дә урын җитә. Тегендәрәк – минеке булса...» – дип Түбән Кама районында туган шәхесләрне санап китә Алмаз Хәмзин.
Музей фондындагы әсәрләр төрле күргәзмәләргә йөреп торалар. Мәсәлән, Казанда Равил Фәйзуллинның «Әхсән хатлары» җыентыгы тәкъдим ителгәндә «Татмедиа» фойесында Әхсән Фәтхетдинов эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Музей фондларындагы әсәрләр кунакка йөргән кебек, музей үзе дә кунаклар кабул итә – биредә Түбән Кама иҗатчыларының эшләре еш урнаштырыла. Шулай итеп рәссамнар легендар Әхсән Фәтхетдиновтан фатыйха ала кебек.
Менә «Зират. Кабер ташлары» циклыннан эшләр. Агачтан ясалган сәнгать әсәрләренә Равил Фәйзуллин шигырьләреннән юллар чокып язылган. Рәссам белән шагыйрь дуслыгын Әхсән ага шушы цикл аша берләштергән. Соңрак бу дуслыкның тагын чагылышы буларак Равил Фәйзуллин «Әхсән хатлары»н дөньяга чыгарды.
Ә Әхсән аганың Рөстәм Галиев белән дуслыгы «Ияләр» циклыннан Моң иясе булып килеп чыккан. Гармун тоткан Моң иясе – ул Рөстәм Галиев. Соңрак Рөстәм Галиев әлеге дуслыкның бер чагылышы буларак «Ияләр» әдәби театрын иҗат итте.
Музей экспонатларының берсе – агач кәнәфи бүген әлеге спектакльдә катнашачак икән. «Әхсән абый аны Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектакле өчен ясаган иде. Бу – Тәңкәбикә урындыгы. Әнә, янында еланы да бар. Әмма Тәңкәбикә анда утыра алмады. Чөнки Әхсән абый декорацияләрне ясап бетерә алмады. Ул бит театр рәссамы түгел. Тауны катыргыдан ясаган иде. «Әхсән абый, болай булмый, монда артистлар басып уйный алмый бит», – дим. «Нигә баса алар анда?» - ди. Ул вакытта сәхнәгә чыга алмаса да, хәзер чыга әлеге урындык», – ди Рөстәм Галиев.
Иҗатчылар Әхсән Фәтхетдиновның тагын бер иясен – Аккош күле иясе буларак рәссам әсәрләренә күчкән Мөдәррис Әгъләмне искә алдылар. «Тәрәзәдәге атлар» циклындага ат күзләренә сокланып тордылар. «Марсель Сәлимҗанов: «Мин бик күп атлар күрдем. Әхсән ясаган атлар кебек атларны беркайда да күрмәдем. Әхсән ясаган атлар – милләт атлары», дип әйткән иде», - ди Рөстәм Галиев.
ххх
Заманында иҗатчылар ничек дус яшәгән, шагыйрь белән рәссам, рәссам белән театр бер-берсенә илһам чыганагы булган дип уйлап куясың. Хәзер рәссамнар бераз аерылды кебек. Аларның читкә каерылуы тел белән дә бәйле булса кирәк, рәссамнар рус теллегә әверелде. Ә шагыйрь белән театр татар телле татар дөньясында кала алды.
ххх
Чираттагы тукталыш – Түбән Кама Җәмигъ мәчете. Экскурсоводыбыз – Түбән Кама җәмигъ мәчете имамы Салих хәзрәт Ибраһимов: «Бу безнең үзәк мәчетебез. Зур залга 600 ир-ат сыешлы, хатын-кызлар залына 300ләп кеше сыя. Мәчет төзелеше вакытындагы фотоларны карасаң, халык күплегенә таң каласың, хәзер бәйрәмдә дә шулкадәр халык җыелмый. Мәчет 1996 елда тантаналы рәвештә ачылды. Минтимер Шәймиев үзе килде. 2003 елда Рамил Юнысов имам булып килгәч, мәчет плитка белән тышланды».
Салих хәзрәт пандемиядән соң мәчеткә халыкның күбрәк йөри башлавын әйтә. «Кешегә нәрсәдер кирәк, ул ничектер тынычланырга тиеш. Аңа тере аралашу кирәк», - ди ул.
«Халык өйдә ятып туйды. Хәзер театрда да халык артты. Кешенең чыгасы килә. Ул телевизордан да туйды бугай», дип сүзгә кушылды Рөстәм Галиев.
Мәчеттә татар теле кабинеты да бар икән. Салих хәзрәт кабинетны зур горурлык белән күрсәтте. Мәчет укытучыларга түли, укучылардан акча сорамый. Ир-ат белән хатын-кызлар аерым укый. Дәресләр атнага өч-дүрт тапкыр була.
ххх
Ниһаять, без театрда – аның кичке тамашасында.
Бәйрәм шигырьләрдән – «Кама таңнары» иҗат берләшмәсенә йөрүче һәвәскәр шагыйрьләр иҗатыннан башланды. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән очрашу буларак дәвам итте.
Равил Фәйзуллин: «Бирегә безнең Әхсәт Фәтхетдиновның рухы җыйды дип әйтергә булды, өстәвенә Рөстәм Галиев үзе чакыргач – без биредә – сезнең каршыгызда басып торабыз. Әхсән абый истәлегенә – Түбән Камага килү өчен бик зур сәбәп. Мин аның якын кешесе идем. Әхсән абый – татар халкына бик зур мирас калдырган кеше. Ул шул вакытта миңа хатлар язды. Аның миңа язган кырыклап хаты саклана. Кайберләре бастыргач 50-60 биткә җитә иде. Күрәсең, аның кемгәдер түгеләсе, җанын ачасы килгәндер. Мин бәхетле ул яктан – ул мине сайлаган. Гәрчә мин аңа җавап хатлары да яза алмадым. Ул хатларын миңа үзе алып килеп тапшыра иде. Нәрсә генә юк иде ул хатларда – халык язмышы, тел, сәнгать турында уйланулар. Ул шулай күңелен бушаткан инде. Үзенең иң эчке серләрен миңа ышанып, минем белән бүлеште. Мин бу байлыкны китап итеп чыгарырга булдым. Аны чыгара алуым белән бик бәхетле. Әхсән абый – Түбән Каманың бер символы. Бу китапны укып чыксагыз, начар булмас иде. Без бу очрашуда халкыбыз, әдәбиятыбыз, халкыбызның талантлы уллары-кызлары өчен горур булып залдан үтәргә насып булсын!»
ххх
Рөстәм Галиев вәгъдә иткән «Әхсән дөньясы» «Ияләр» биографик драма-эссе белән дәвам итте. Театрның берьюлы ике залы – тарихи кече залы да, яңа зур залы да «Әхсән дөньясына» әверелгән иде.
«Ияләр» – әлеге цикл Әхсән Фәтхетдиновның алтмышлап эшен берләштерә. Рәссам халкына алтмышлап ияне бүләк иткән. Алар 1989-2001 елларда иҗат ителгән. Өй иясе, Чишмә иясе, Кое иясе, Басу иясе, Моң иясе...
Биографик драма-эссеның геройлары – Рәссам үзе һәм ияләре. Рәссам ролендә – Рөстәм Галиев үзе. Янәшәсендә – ул иҗат иткән ияләр – театр артистлары. Тәңкәбикә кәнәфие дә спектакльнең үзенчәлекле бер образы – Шүрәленең дәвамы иде.
Шүрәле ролендә – театрның «Алтын битлек» театры премиясе номинанты Алмаз Хөсәенов. Аның башкаруында мең төрле Шүрәлене күргәч, рәссамның җитмешенче-туксанынчы елларда иҗат ителгән «Шүрәле» циклы да хәтердә яңара.
Спектакль биографик дип аталса да, аның алдына рәссамның тормышы һәм иҗатын сөйләп чыгу максаты куелмаган. Сәхнәдә – иҗат кешесенең ялгызлыгы. Янәшәсендә – хыялында туган ияләр: «Алар кешеләрне бертуктаусыз озатып баралар...», «Алар алдаша белми. Мин аларны күңелем белән шәһәр урамнарында да йөртәм. Әле йокларга кайтып киткәч тә, тәрәзә аша чыгып шәһәр урамнарында йөрмиләрме икән Шүрәлеләрем, дим. Юктыр, юктыр... Кыш салкын бит, ә остаханәдә җылы», «Юллардә һәр кешенең күңел эзләре кала...», «Сорауларга җавап эзләгәч кенә башкаларны да, үзеңне дә табасың». Сүзләр халык җырлары белән алмашына...
Без сәгать ярым дәвамында рәссамның күңел халәтен төрле формада күрдек – ул сүз булып та агылды, җыр булып та сузылды, Шүрәле хәрәкәтләре булып та бөтерелде. Тамашачы шушы вакыт дәвамында Әхсән Фәтхетдинов, Рөстәм Галиев һәм Равил Фәйзуллин өчлегенең уртасында калып «Әхсән дөньясында» яшәп алды.
Спектакльнең режиссеры –театрның сәнгать җитәкчесе Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев. Рәссам – Булат Насыйхов. Костюмнар буенча рәссам – Фәридә Мөхәммәтшина. Композитор – Сугдэр Лудуп. Сәхнә хәрәкәтләрен куючы – Марсель Нуриев.
Әлеге спектакльне карап чыкканда Әхсән Фәтхетдинов үз дөньясын Рөстәм Галиевка васыять итеп калдырган икән дип уйлап куйдым. Рәссамның ияләре картина һәм сыннар рәвешендә Кама ярындагы музейда сакланса да, әлеге ияләрнең рухы театрда иде кебек.
Әхсән абый рухын тоясыгыз килсә, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрына килегез – ул рухлар биредә яшидер кебек.
Рөстәм Галиев безне Әхсән Фәтхетдинов «җыры» белән озатып калды: «Казан юлы маягы, уртасында аның таягы, шул юлларда йөри-йөри, кан тутырды яшьләтә йөрәккә».
Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның вафатына быел 10 ел тула. Исән булса, быел рәссамга 83 яшь булыр иде.
Рузилә Мөхәммәтова
4 май 2022
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/ravil-faizullin-belan-rostam-galievny-narsa-berlastera-iyalar-5852891