Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Әхсән Фәтхетдинов музеена сәяхәт

Әхсән Фәтхетдинов музеена сәяхәт 29 апрель көнне язучылар һәм журналистлардан торган зур булмаган делегация Казаннан Түбән Камага барып, Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновны искә алу чараларында катнашты. Иҗат әһелләре танылган рәссамның каберен зиярат кылды, музее белән танышты, соңыннан Түбән Кама Татар Дәүләт драма театрында Әхсән Фәтхетдинов иҗатына багышланган “Ияләр” спектаклен карадылар. Тамашачылар арасында “Матбугат.ру” хәбәрчесе дә бар иде. Әлеге матур чара халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм Түбән Кама театры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев нияте белән оыштырылды. Алар икесе дә Әхсән абыйның дуслары булган. Равил Фәйзуллин музейга «Әхсән хатлары» китабын бүләк итте. Бу басмада үткән гасырның соңгы чирегендәге рухи яшәешебез, әдәбият-сәнгать дөньясындагы хәят һәм конкрет шәхесләр турында бәян ителә. Түбәнкамалылар өчен әлеге китап аеруча якын һәм кадерле булыр, чөнки анда шәһәр кешеләренең тормышы да чагыла.  
Матбугат.ру
30.04.2022
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=36696