Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

"Без китәбез, ә сез?"

Шәһәребезнең Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт театрында яңа премьера – “Без китәбез, ә сез?”, - дип атала ул.

Пьесаның авторы танылган классик Илдар Юзеевның улы Салават Юзеев. Сәхнәгә куюучы  режиссер, музыкант Мәскәү кунагы – Александр Кудряшов. 

Спектакльнең премьерасында автор, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игламов бар иде.    “Чынлап та, бүгенге тамаша  Түбән Кама театры репертуарыннан бераз аерылып тора. Минемчә, бу кызыклы эксперимент. Ул шулай булырга тиеш тә кебек. Әлбәттә, татарлар резервациядә түгел. Татар театрларында читтән режиссерлар чакыру соңгы елларда киң тарала.  Тик әсәрләрне үзебезнекен, татар авторларын сайлыйбыз. Мондый спектакльләр киләчәктә күп булыр әле дип уйлыйм. Труппа өчен дә бу яңалык, көч сынау, яңа алымнар кулланылган. Халыкның күп килүе зур куаныч. Тамашачы спектаклне үз итте битараф булмады: көлде дә елады да. Мин спектакль озын гомерле, бәхетле булыр дип ышанып калам” – дип, үзенең фатыйхасын бирде.

Алдан ук әйтеп куям, спектакльнең эчтәлеген сөйләргә җыенмыйм. Шулай да бер-ике сүз белән генә гаилә тарихы, һәр буынның үзенчә фикерләве, тормышка карашы чагылдырганын гына әйтеп үтәм. Аны һәр кеше барып, үз күзләре белән күреп, үз колаклары белән ишетеп, сәхнә тормышына кереп китеп карарга тиеш. Ә тамаша үзенчәлекле, фәлсәфи, уйландыра. Спектакль башында бик үк аңлап җиткерә алмаган тамашачы, бераздан спектакль эченә “чумды”. Шулай бит ул, әгәр ошамый икән, тамашачы күршесе белән сөйләшә, телефонында казына  башлый. Ә залда тынлык – тәгаен чебен очкан тавыш та ишетелгән булыр иде.

 Әйе, уйландыра. Гадәттә, спектакль тәмамлангач, фойе шау-гөр килеп тора. Әллә ни гомер күрешмәгән танышларын очраткан түбәнкамалылар гәпләшә, аралаша, әле генә караган спектакле турында фикер алыша торган иде. Ә бу тамашадан соң, фойеда халык үз уйларына чумган, алдан ук куелган “Без китәбез, ә сез?” соравына җавап эзли.

Сәхнә бизәлеше дә үзенчәлекле,  бер карашка вак кына тоелган нәрсәгә дә ниндидер бер мәгънә салынган.  НКВД офицерының  куркыныч кинолардагы кебек үзгәргән портреты,  мистик музыка, ирексездән күңелгә шом сала. “Кара сакалың кая барса да артыңнан калмас” дигән кебек, әллә күпме вакыт узгач та, аның шомлы шәүләсе оныкларга да кагылыр дип, кем уйлаган?..

Спектакль ахырында  үзенең тормыш мәгънәсен эзләгән Муса Дәүләтов артыннан иярүче яшь буын тормышта үз юлын, үз урынын табармы? Бу һәр тамашачыны уйландырды. Ә без үз кыйблабызны, үз юлыбызны таптыкмы соң? Дөрес юлдан барабызмы? Илебез, Ватаныбыз бармы? Ялган белән чорналган тормышыбызда дөреслеккә урын бармы? Сораулар күп. Ә җаваплар һәркемнең үз күңелендә, үзенчә...

Премьераны ничек кабул иттеләр икән дип, спектакль тәмамлангач, тамашачылардан фикерләрен сораштым.

Миләүшә Хөсәенова: Карый башлагач та, спектакль карарга авыр кебек тоелган иде. Бераздан бирелеп карый башладым. Яшь режиссер театрга яңалык алып килгән. Татарларга да үзләрен төрлечә сынап карау файдалыдыр дип уйлыйм.

Люция Галәветдинова: Спектакль үзенчәлекле. Яшәешнең иң матур хисләренең берсе – мәхәббәт турында. Гаиләдә мөнәсәбәтләр дә үзара аңлашуга корылса яхшы шул. “Ложь во благо” кирәкме икән?

 Зөлфия апа: Безнең комедия карарга өйрәнгән башлар өчен бик җитди тема булды әле бу. Баштарак аңлап бетермәгән идем.  Аннары ошый башлады. Мәликәнең баланы калдыруга ризалыгына сөенсәм дә, аларның ил гизәргә чыгып китүе ошамады.

Һәр яңа премьерадан соң мөгаен труппаны бер нәрсә борчыйдыр: “Халык спектаклне кабул итәрме, ничек кабул итәр”. Тамашачы спектакльне кабул итте дип курыкмыйча әйтергә була. Киләчәктә бу замана афәте бетеп, спектакльләрдә тулы заллар җыярга, тамашачыларны яңадан-яңа премьералар белән сөендерергә язсын.

Илhамия Гаффарова, язучы.

"Туган як" - газетасы

3 декабрь 2021 ел.