Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Фәлсәфи хисләргә үрелеп

Туфан Миңнуллин исемендәге дәүләт драма театры артистлары – Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең даими китап укучылары. Һәрбер яңалыкны алар аша ишетеп, танышып барабыз. 13 ноябрьдә Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелачак «Нәгыймә» драмасының премьерасы булачагы турындагы хәбәрне ишеткәч, без – китапханәчеләр, җыелышып, театрга барырга булдык.
Заманча зәвык белән эшләнгән бинага атлап керүгә, татар милли киемнәреннән кызлар каршы алдылар. Тамаша залына бик кадерле, хөрмәтле кунаклар булып кереп утырдык.
Шомлы, күңелне тетрәндерерлек көй астында театр башланып китте. Далада өермә. Әлеге өермәләр, язмыш җилләре, авыр еллар хатирәсе... Әйе, бүгенге сәхнә әсәре башка театрлардан күпкә аерыла. Уйланырлык, уйландырырлык җирлек күп. Күңелдә шулкадәрле күп сорау һәм эзләнү...
Узган катлаулы тарихи юлыбызга күз салып, тагын бер тетрәндек. Туган җир, ана теле хакында өзгәләнүләр... Баш режиссер Рөстәм Галиев, әлбәттә, әсәрне фәлсәфи хисләр белән үреп бирә. Иркен даланың Ак Бүресенең кешеләргә карата әйткән сүзләрен тамашачы тиз генә күңеленнән сызып ташламас...
Театр тәмамлануга артистларны аягүрә басып алкышладык, чөнки әсәр геройлары, дала өермәләренә тамашачыны бөтереп алып, вакыт арбасына утыртып, тарихи ядкәрләр белән очраштырдылар. Язучы әйтәсе килгән фикерне халыкка җиткерделәр. Әсәрнең сәхнә куелышына карата һәрбер тамашачының, әлбәттә, үз фикере, үз сүзе, үз карашы.
Күңел тулы хисләр ташкынында театр бетте, ә уйлар әле еракка дәшә... Тагын бер кат тарихи әсәрләрне укып, хәтерләрне барларга чакыра... «Нәгыймә» драма әсәрен карарга һәркемгә тәгъдим итәм. Карагыз, уйланыгыз, үз фикерегезне әйтегез. Гадәти тормыш сукмагыннан атлаганда, менә шулай театрларга йөреп, күңелегезне баетыгыз.
Театр артистларына зур иҗади уңышлар. Яңадан-яңа әсәрләр белән  тамашачы күңелен баетып, күңелләренә җылылык биреп яшәгез.

Әнфисә Фәйзетдинова,
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире .