Кече Битаман авылында Драматурглар семинары бара. Туфан Миңнуллинның куелмаган яки онытыла башлаган пьесалары буенча театраль лаборатория әзерләнергә мөмкин. Бөтенроссия драматурглар семинарында катнашучылар бүгенге театрларның Туфан Миңнуллин әсәрләренә мөнәсәбәте һәм заманча татар драматургиясе турында сөйләште.
Биектау районының Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары бара. Семинар драматург Данил Салихов утары янында ачылып китте. Семинар әләмен ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм Туфан Миңнуллиның кызы Әлфия ханым күтәрде.
Кунаклар әлеге утарда Туфан Миңнуллин өчен салынган йортны караганнан соң эш өстәле артына җыелды. Түгәрәк өстәлне театр белгече Нияз Игъламов алып барды. Ул Туфан Миңнуллин әсәрләренә театрларның бүгенге карашын утырышның төп темасы итеп билгеләде.
Утырышта драматурглар Хәбир Ибраһимов, Рәдиф Сәгъди, Ләбиб Лерон, театр тәнкыйтьчесе Айгөл Габәши, актер һәм режиссер Илдар Хәйруллин, Түбән Кама театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев һәм башкалар катнашты.
Семинар кунагы Әлфия Миңнуллина драматургның соңгы ике әсәре куелмаган булуын искәртте. Теманы дәвам итеп Нияз Игъламов әлеге әсәрләр буенча лаборатория уздырырга мөмкинлеге турында әйтте.
«Безнең театр Туфан Миңнуллин исемен йөртә. Әлеге лабораторияне бездә оештырырга мөмкин», диде Рөстәм Галиев. Ул театр репертуарында драматург әсәрләренең күп булуын ассызыклады.
Семинар ике көн дәвам итә. Семинарда Әдәбият институты педагогы һәм драматург Фәрит Нәгыйм катнаша.
Автор: Рузилә Мөхәммәтова, Казан, 17 июль, "Татар-информ"