Кадерле укучыларыбыз, сезне Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрының яшь артистлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Таныш булыгыз: Сабира Усманова. Ул Түбән Камага ел ярым элек килгән.
Сабираны күрү белән, аның кыяфәтенә игътибар иттем: модельләргә хас фигуралы, озын буйлы, сызылып киткән кара кашлы, озын кара чәчле кыз башкалардан аерылып тора. Спектакльләрдә төп рольләрне уйнамаса да, бәлки шуңадыр, образлары истә кала: «Кияүле кызлар кияве»ндә – Нурзидә Мөбарәковна, «Әлдермештән Әлмәндәр»дә – Фәрештә һ.б.
Исемен аңа әнисе кушкан. Бабасының әнисе Сабира исемле булган икән. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, сабыр дигәнне аңлата. Әмма үзе әйтүенчә, ул бер дә сабыр түгел.
– Казанда тусам да, күпмедер вакыт әби-бабам янында – Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгында яшәдем. Мөмкинлек туганда, хәзер дә алар янына кайтам. Әбием белән бабам инде 80 яшьтән узган, әмма мине һәрвакыт шатланып каршы алалар. Беләсезме, бездә бер матур традиция дә бар. Ел саен Яңа елда авылга кайтып, олы табын корып, бәйрәмне каршы алабыз. Әби-бабайның биш баласы, оныклары, торыклары бар, шуңа күрә кеше күп була, – ди ул.
Сәхнәгә мәхәббәте кечкенәдән үк туган. Әбисе белән телевизордан спектакльләр карарга яратканнар. Иң ошаганы, «Беренче театр» комедиясе булган. Үсә төшкәч, 11-13 яшь тирәсендә башка балалар белән урамда сәхнә ясап, келәмнәр җәеп, билетлар сатып мәш килгәннәр. Спектакльләрен олылар да, кечкенәләр дә яратып караганнар. Сценарийларын я үзләре язганнар, я әзерләрен үзгәрткәннәр. Сабира театр түгәрәкләренә дә йөргән. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казандагы театр училищесына керергә карар кылган. Әмма беренче имтиханнан соң ук төшеп калган.
Шулай да кыз теләгеннән кире кайтмый, чөнки әбисе дә, әнисе дә үсендереп торган, көч биргән. Алар Сабираның артист булуына каршы килмәгәннәр. Мәктәпне тәмамлагач, кыз театр училищесына имтиханнарны уңышлы биреп, укырга керү бәхетенә ирешкән. Иң яраткан мастеры Тәслимә Фәйзуллинага (кызганыч, ул инде вафат) бүгенге көнгә кадәр рәхмәтле Сабира. Сүз уңаеннан, Т.Миңнуллин исемендәге театрның тагын бер артисты Гүзәлия Рәшитова да аның белән бер курста укыган.
Училищены тәмамлагач, Сабира озак уйлап тормаган – Түбән Камага китәргә карар кылган. Әнисе каршы килгән: анда һавасы да пычрак, предприятиеләр дә күп... Кыз үз дәлиләрен китергән.
– Казанда предприятие шәһәр уртасында булса, монда читтә урнашкан, җиле дә башка шәһәрләр тарафына өрә, машиналар да азрак, дидем. Инде анысы да ярдәм итмәгәч, ярдәмгә әбине чакырдым. Әби минем яклы булгач, әни дә башка каршы килмәде, – дип елмая Сабира.
Монда килүенә ул бер дә үкенми. Театр коллективы да, режиссер Рөстәм Галиев та, шәһәр дә, кешеләре дә бик ошый. Тулай торакта яшәвеннән дә зарланмый – кайтып керер өе булгач, әйбәт бит! Барлык образларын да яратып башкара. Балалар спектакльләрендәге рольләре ошый: күбәләк булсынмы, бозаумы, тиенме – җиренә җиткерергә кирәк. Чын артист тырыш һәм максатчан булырга тиеш, шунда гына җиңүгә ирешәчәк, дигән фикердә Сабира.
http://nkamsk-rt.ru/news/kich-bgen-irtg/bi-minem-yakly-bulgach-ni-karshy-kilmde