Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

"Татар-информ",22 гыйнвар

Фәридә Исмәгыйлева авылда да театр тамашачысы барын искә төшерде

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев театрларның авыллардан кайтып та кермәвен әйтте.

Әлмәт Татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева авылларда күбрәк чыгыш ясарга кирәк дип саный. Бу фикерен ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган түгәрәк өстәл барышында әйтте.

"Республикада 43 район, аларда авыллар бар. Авыллар бетте дигән сүз түгел, анда да тамашачылар бар. Театр елында гастрольләр картасы төзеп, республикага театр сәнгатен таратыйк әле", - дип тәкъдим итте Фәридә Исмәгыйлева.

Әлеге фикерне дәвам итеп, Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев театрларның авыллардан кайтып та кермәвен искәртте. Шулай да графиклар төзеп, бөтен театрлар да авылда ешрак булса иде, дип теләде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179295/