«Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен караганнан соң, «Алмаз Хөсәенов минем өчен яңача ачылды, аның уенына шаккаттым. Образы кызыклы», – диде танылган тәнкыйтьче Нияз Игъламов Т.Миңнуллин исемендәге татар драма театры артисты Алмаз Хөсәенов турында. Бу – Алмазның беренче зур роле. Ул газетабыз хәбәрчесенә образы, кичерешләре, үзе турында сөйләде.
– Әлфия Афзалова исемендәге халыкара иҗат фестиваленә баргач та, кайбер кешеләр мине танып, килеп сораштылар. Бер яктан шатлансам, икенче яктан, оялам, читенсенәм, – дип уртаклаша Алмаз хисләре белән.
Әлки районының Абдул Салман авылында туган малайның сәхнә кешесе булачагы кечкенәдән үк күренгән. Кунаклар, кайткан саен, аны биеткәннәр. Берәрсе: «Үскәч, кем буласың?» – дип сорагач, оялчан малай урынына әтисе: «Артист була», – дип җавап биргән. Ә әнисе улы үзенең киләчәген медицина белән бәйләргә тиеш дип санаган. Әле хәзер дә «Соң түгел, мөмкинлегең бар, табиблыкка укырга кер» дип киңәш бирә икән.
– Дөрес, мәктәптә укыганда биология фәнен яраттым, медицина юлы белән китәргә исәп бар иде. Әмма стоматологлардан үзем дә бик куркам шул. Шулай булгач, кешеләрне ничек дәваларга? – ди Алмаз.
Артист булу теләге 10 нчы сыйныфта укыганда барлыкка килгән. Казанның театр училищесына барып, биремнәр алган, әзерләнгән, мишәр акцентын да җиңгән. Керүе җиңел булса да, беренче елны уку авыр бирелгән. Фәннәре дә кызыклы, тик егет яңа мохитка авыр ияләшкән.
Уку йортын тәмамлагач, аңа Казанда калу, Яр Чаллы театрына бару мөмкинлеге булган. Тик Алмаз, нишләптер, теләмәгән, интернеттан Түбән Кама шәһәрендә театр барлыгын белгән, номерын табып шалтыраткан һәм, тәвәккәлләп, бирегә килгән.
Башта кечкенә шәһәрне кабул итә, аңа җайлаша алмаган. Мондый вакытта яныңда рухи яктан көч биреп торучы якын кешең булу ярдәм итә. Алмазның тормышында мондый кешесе – хатыны Нурсәнә. Алар бер төркемдә укыганнар, Түбән Камага да бергә килгәннәр. Күптән түгел Нурсәнә декрет ялыннан соң эшкә чыккан. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә ул Йөзембикә ролен башкара.
Алмаз Хөсәенов барлык спектакльләрдә икенче, өченче пландагы рольләрне уйный: «Сихерче»дә – Данияр, «Бирнәсез кыз»да – Робинзон, «Ана кыры»нда – уртанчы малай... Барлык артистлар кебек, ул зур роль турында хыяллана. Тик кайчан да булса «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә уйнармын дип башына да китерми. Режиссер бу рольне башта Юрий Павловка биргән, шул ук вакытта «читка»ларга Алмазны да чакырган.
– Укыдым, аннары сәхнәгә репетициягә чыктым. Шулай итеп, ике состав барлыкка килде. Әҗәл образын шулкадәр яраттым, аны уйныйсым килә башлады. Сәхнәгә нәкъ менә мин чыгасымны ике көн алдан белдем. Юрий Павлов та кайбер киңәшләрен бирде, – дип искә ала ул.
Спектакльдән соң ул: «Мин бәхетле. Барысы да үзем теләгәнчә барып чыкты», – дип, тәэсирләре белән уртаклашкан иде. Хәзер дә сәхнәгә чыгасын түземсезлек белән көтә, ролен сагына.
Алмаз балалар спектакльләрендә уйнарга ярата. Һәр ролен чын күңелдән башкара, чөнки сабыйларны да уйнавың белән ышандырырга кирәк.
– Төрле персонаж булырга туры килә. Куян ролен дә уйнаганым булды. Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган «Һау, һау, һау» спектаклендә бүре токымлы усал эт булдым. Балалар миннән куркырлар дип уйласам да, киресенчә, спектакль тәмамлангач, кочаклый башладылар, – дип көлә Алмаз.
Гадәттә, кешеләр артистларны аралашучан һәм ачык дип уйлыйлар, әмма Алмаз үзен андый дип санамый. Үзе әйтүенчә, уйларын, хисләрен, борчуларын һәрвакыт эчендә тота. Рольне өйдә кабатлаганда да, аерым бүлмәгә кереп китә. Шуңа да тыныч, сабыр Нурсәнәнең аңлый, тыңлый белүе, үсендерүе ярдәм итә. Шул ук вакытта, хатыны үзен бары тик өйгә, балаларга багышларга тиеш дип санамый Алмаз. Чөнки өйдә утырып, бернигә ирешеп булмый, үсеш юк. Ә ул Нурсәнә белән горурланырга, уңышларына шатланырга тели.
http://nkamsk-rt.ru/news/kich-bgen-irtg/skhng-chyguymny-tzemsezlek-beln-ktm
Фотода: А. Хөсәенов (өстә); «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Алмаз Хөсәенов Әҗәл ролендә (аста).
Любовь Евграфова фотолары.