Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

«Татар-информ», 15.03. 2018

Түбән Кама театры Чыңгыз Айтматовның әнисенә багышланган спектакль тәкъдим итәчәк.

Булачак спектакльнең пьесасын Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла язган.

  Түбән Кама театры киләсе сезонда Чыңгыз Айтматовның әнисенә багышлап язылган пьесаны сәхнәләштерергә җыена. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев хәбәр итте.

Булачак спектакльнең пьесасын Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла язган. Әлеге “Нәгыймә” пьесасы “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан мәдәният министрлыгының махсус премиясенә ия булган иде. Автор драматургия әсәрен Чыңгыз Айтматовның туган якларында булып кайтканнан соң язган.

Спектакль “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куела. Проект буенча Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрына 6 млн 700 мең сум акча биреләчәк.

Искәртеп үтәбез, быел 12 декабрьдә күренекле язучы Чыңгыз Айтматовка 90 яшь тула. Чыңгыз Айтматовның әнисе татар булу белән язучы татар халкына аеруча кадерле.

Казан, 15 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова
 http://m.tatar-inform.tatar/news/2018/03/15/159779/