Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Түбән Кама театры “Анам кыры” спектаклен Тукай премиясе комиссиясенә күрсәтте.

   Дәүләт премиясенә спектакльнең режиссеры Рөстәм Галиев, рәссамы Булат Нәсыйхов һәм Тулганай ролен башкаручы Гүзәл Шәмәрданова тәкъдим ителгән.

  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия әгъзалары Түбән Кама татар дәүләт драма театрының “Анам кыры” спектаклен карадылар. 2015 елда куелган сәхнә әсәре быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итә. Премиягә спектакльнең режиссеры Рөстәм Галиев, рәссамы Булат Нәсыйхов һәм Тулганай ролен башкаручы Гүзәл Шәмәрданова тәкъдим ителә.

   Искәртеп үтәбез, Түбән Кама театрының традицион Казан гастрольләре 13-16 март көннәрендә Камал театры сәхнәсендә бара. Театр Казанга алты спектакль алып килгән.

   “Анам кыры” спектакле кичә ике мәртәбә театрның Кече залында күрсәтелде. Сатуда билетлар беткән иде. 160 урынлык Кече зал бөтен теләге булганнарны сыйдыра алмады. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, “Анам кыры” - театр алып килгән спектакльләр арасында иң күп билетлар сатылган спектакль.

Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры” әсәре буенча куелган спектакльнең жанры драматик повесть дип билгеләнгән. Спектакльнең програмкасында билгеләп үтелгәнчә, “Татар кызы Нәгыймә белән кыргыз егете Төрекулның бөек улы Чыңгыз Айтматовның даһи әсәрендә дөньяның бар аналарына мәдхия җырлый, яшәешнең нигезендә яткан олуг мәхәббәтне данлый”.

Спектакль 1 сәгать 10 минут бара.

Театр бу спектакле белән Казахстан һәм Кыргызстан республикаларында халыкара фестивальләрдә катнашып лаеклы бәясен алган. Тулганай ролен башкарган Гүзәл Шәмәрданова 2016 елда “Иң яхшы хатын-кыз” роле номинациясендә “Тантана” милли театр премиясенә ия булган иде.

Спектакльне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы Дания Заһидуллина, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Татарстан Мәдәният министры карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Марсель Таишев, Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов карады. Алар әлегә тамаша турында үз фикерләрен әйтмәде. Аларның фикере ябык ишекләр артындагы комиссия утырышында яңгыраячак.

Спектакльне шулай ук әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова да карады.

Искәртеп үтәбез, театр Чыңгыз Айтматов иҗатын һәм шәхесен пропагандалау эшен дәвам итәргә җыена. Киләсе театр сезонында коллектив Ркаил Зәйдулланың “Нәгыймә” пьесасын сәхнәләштерергә уйлый. Пьеса Чыңгыз Айтматовның әнисенә багышланган. 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/16/159848/

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова).