Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

"Татар-информ",15.03.2018

     “Анам кыры” спектаклен Тукай премиясенең комиссия әгъзалары караячак.

   Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры гастрольләре бара.

   Бүген Түбән Кама театры Казан тамашачысына үзенең Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән спектаклен күрсәтәчәк. Ул – Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Анам кыры” спектакле. Спектакльне Дәүләт премиясенең комиссия әгъзалары тамаша кылачак.

   Бүген Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Казан гастрольләренең өченче көне. Театр ике көн эчендә өч спектакль күрсәтте. Гастрольләр Нәбирә Гыйматдинованың шул исемдәге әсәре буенча Рүзәл Мөхәммәтшин инсценировкасында “Сихерче” спектакле белән башланса, бүген ул балалар өчен куелган “Карурман аша...” әкияте һәм А.Н.Островскийның “Бирнәсез кыз” драмасы белән дәвам итте.

   “Залларыбыз тулы. Спектакльләр уңышлы бара. Тамашачылар арасында артистлар да, язучылар да бар иде. “Сихерче” спектакле поэтик чишелешләр белән куелды. Аның тематикасы да көчле, мәҗүсилеккә тоташа. Анда мистика да бар. Спектакльгә бөек рәссамыбыз Әхсән Фәтхетдинов ияләре дә килеп керә. Без спектакльне аның рухына багышлап куйдык. Боларны аңлау өчен милләтебез әзер булырга тиеш”, - ди Рөстәм Галиев.

   “Карурман аша...” әкиятенең авторы - Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев үзе. Спектакльне театр артисты Юрий Павлов куйган.

   Спектакльләр “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган. Шунлыктан көндезге спектакльне карарга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова үзе дә килгән иде. Бу федераль проектның “Единая Россия” партиясе инициативасы белән тормышка ашырылуына да бәйле. Спектакльләрне шулай ук “Тантана” республика театр премиясе экспертлары да тамаша кылды. 


 (Казан, 15 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/15/159777/