Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Казанда Түбән Кама театры гастрольләре башланды.

Гастрольләр 16 мартка кадәр дәвам итә.

 Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театрының гастрольләре башланып китте. Кичә театр коллективы Камал театрының Кече залында “Сихерче” спектаклен күрсәтте. Спектакль Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган.

Бүген 13.00 сәгатьтә Рөстәм Галиевның "Карурман аша" дип аталган чын әкияте тәкъдим ителә. Ә кич белән Александр Островскийның "Бирнәсез кыз"ы күрсәтелә. Спектаклләрнең икесе дә "Россиянең кече шәһәрләре театрлары" федераль проекты ярдәмендә куелган.

Иртәгә театр Чыңгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Анам кыры" спектаклен карарга чакыра. Әлеге спектакле белән театр Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итә.

Гастрольләр 16 мартта Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Нәзер” спектакле белән ябыла. 

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова)
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/14/159705