Табигать балалары
Күптән түгел генә Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры язучы Нәбирә Гыйматдинованың “Сихерче” әсәрен сәхнәләштерде. Аның инсценировкасын талантлы яшь шагыйрь, драматург Рүзәл Мөхәммәтшин язган. Мин бу премьерага бер дулкынлану белән кайттым. Яшьлек дустым Нәбирәнең әлеге әсәрен күптән укыган идем, хәтерне спектакль аша яңарту ничек булыр икән? Әсәрдәге кичерешләрне артистлар ничек гәүдәләндергән, режиссер ничегрәк күзаллаган? Шундый уйлар белән юлга кузгалдык.
Баш режиссер, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев тарафыннан куелган тәүге иҗат җимеше бер үк вакытта тамашачыны гаҗәпләндерә дә, сискәндерә дә, уйландыра да.
Ике бүлектән торган драмада төп рольне театрның яшь артисткасы Гүзәлия Рәшитова башкара. Ул Татарстанның халык артисткасы, педагог Тәслимә Халәф төркемендә укыган. Театр училищесын кызыл дипломга тәмамлап, 2017 елда Түбән Камага эшкә килгән.
“Сәвилә – беренче җитди ролем. Әлбәттә, ул образны тудыру җиңел булмады. Берничә ай героиня булып яшәдем. Режиссерның барлык күрсәтмәләрен дә үтәргә тырыштым. Сәвилә минем өчен яңа биеклек дип исәплим”, –ди Гүзәлия Рәшитова.
Моннан 29 ел элек язылган “Сихерче” әсәре бүген дә актуаль булып кала. Тикмәгә генә аңа татар һәм башкорт театрлары берничә тапкыр мөрәҗәгать итмәгәндер инде.
Спектакль хат ташучының кешеләргә гәҗит таратуы белән башлана. Бу зур мәгънәгә ия. Бүген дөнья күләмендә мәгълүмати сугыш бара. Кешеләр аңына төрле чыганаклардан мәгълүмат агыла. Сәламәтлек – зур байлык, диләр. Халыкның күпчелеге иксез-чиксез мәгълүматны үзләрен дәвалау өчен файдаланырга омтыла.
Ләкин табигать кануннарын санламаганга күрә, мондый “белем”нең бер файдасын да тапмый. Аларга акны ак дип тәкрарлаучы белекче карчык ят. Аның борынгы дәвалау чаралары да көлке. Догалар белән өшкерүе, хастаны шифалы үләннәр белән савыктыруы – мәзәк. Карчыкка мулла кушкан исеме белән эндәшү юк, аңа Убыр кушаматы тагылган. Белекчедә нинди тирән гыйлем барлыгын аңлаган бердәнбер кеше – Сәвилә. Кыз бала яшьтәшләренә караганда аны өстенрәк күрә, аңа тартыла. Карчык та аны Үзкисәгем дип атый. Драманың финал өлеше дә үзенчәлекле. Кешелек уйлап тапкан ясалма кануннардан читләшкән Убыр белән аның дәвамчысы Сәвилә һәрдаим мыскыллау, җәберләүләргә дучар. Сәвилә авылдашларын күп кенә бәлаләрдән коткарса да, инде терелүгә өметен югалткан авыруларны дәвалап аякка бастырса да, кешеләр рәхмәт дими, киресенчә, Убыр кебек үк аны да күралмыйлар.
Танылган режиссер Рөстәм Галиев сәхнә әсәре турында болай ди: “Ике пәрдәлек драманы артистларыбыз зур осталык белән башкара. Әсәр җитди поблемалар күтәрә. Әйтик, кеше һәм табигать кебек мәңгелек проблема. Элеккеге чорларда адәм заты табигатьне җаны кебек саклаган. Үзен аның бер кисәге дип санаган. Ә бүген ни күрәбез? Әйләнә-тирәбез шакшыга батты. Табигать коточкыч фаҗига кичерә: урманнар таптала, елга-күлләр пычрана, һава төтен-сөрем белән каплана. Кешелек һәлакәт алдында тора. Бездә бит акыллы кешегә кимсетеп карыйлар, аннан читләшәләр. Югыйсә кыен чакларда ярдәменнән ташламаган Убырны авылдашлар якын күрергә тиеш иде. Юк шул, томана халык белекче карчыкның табигать белән килешеп яшәвен кичерә алмый.
“Сихерче” драмасы Түбән Кама тамашачысының күңеленә хуш килде. Артистларның искиткеч оста уены югары бәяләнеп, күп тапкыр алкышларга күмелде.
Искәртеп үтәбез: Түбән Кама театрында танылган язучының “Бүре каны” әсәре ун елдан артык сәхнәдән төшмәде. Театр әлеге спектакльне чит ил сәхнәләрендә дә уңыш белән уйнап, күп бүләкләргә лаек булды.
Альбина Мортазина.