“Күңел нечкәрә дә, елыйм...”
Беренче булулары рәхәтме? Әлбәттә, сүз спорт ярышлары турында бармый. 1989 елда Түбән Кама шәһәрендә татар театры үзеннән үзе генә оешмаган: аңа дистәләгән сәнгать әһелләре нигез салды. Шуннан бирле “беренчеләр”нең тормышында да, иҗатында да шактый үзгәрешләр булды. Кайберләре исем-дәрәҗәләргә күмелде, дан-шөһрәт казанды, ә кайберләре... әнә шул “беренчеләр” төркеменең почетлы әгъзасы сыйфатында гына калды шикелле. Кемдер: “Артист үзе зур исем, шул да җитә”, – дияр. Ләкин бу исем артында кеше бар! Ул кешенең исә җаны бар!
30 елга якын сәхнәдә уйнаган, күптән түгел генә 50 яшен тутырган Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артисты Гөлнур Галиева белән очрашырга җыенганда күңелдә әнә шундый уйлар туган иде.
– Гөлнур ханым, исемең янәшәсендә “атказанган” дигән сүз тапмадым. “Хезмәтем бәяләнмәде” дип, уфтанмыйсыңмы?
– Уфтанмыйм, гомерем буе яраткан эшем белән шөгыльләндем. Яшәлгән елларым әрәмгә узмады, дип саныйм. Мин бит гап-гади авыл кызы, мактауларга ияләшмәгән, дан-дәрәҗәгә омтылу да минем өчен ят нәрсә.
1966 елда Әлки районы Татар Тегәлбәе авылында тудым. Атаклы биюче Рудольф Нуриевның әнисе – минем авылдашым.
– Сәхнә белән җенләнгән кеше, гадәттә, театр училищесын сайлый. Ә син Алабуга культура училищесына (2007 елдан - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) керәсең.
– Әйе, мин анда театр төркемендә укыдым. Без диплом эше итеп М.Кәримнең “Айгөл иле”н куйдык. Мин төп рольдә идем. Мөгаен, Әлмәт театры баш режиссеры Рөстәм Абдуллаев миндә иҗат очкыны шәйләгәндер. Шуннан соң үзләренә эшкә чакырды.
– Чакырмаса, нишләр идең?
– Минзәләгә барыр идем. Ул чакта бит ни Чаллыда, ни Түбән Камада театр юк иде.
– Син Әлмәт чорын аерым бер җылылык белән искә аласың, Гөлнур.
– Ничек алмыйсың ди! Т.Миңнуллинның “Тал бөресе имәндә” әсәре (ул бүген “Яшьлек белән очрашу” дигән исем белән куела) гөрләп барган чак иде. Бер артист авырды да миңа дүрт роль тапшырдылар. Бу минем өчен зур сынау иде. Яшь дип, өлкән артистлар читкә какмады. Киресенчә, төрле яктан ярдәм иттеләр. Өч ел эчендә мин байтак спектакльләрдә баш рольләр башкардым.
– Һәр иҗат кешесен аптырата торган соравым: нишләп сәхнә турында хыялландың? Югыйсә дөньяда бүтән һөнәрләр беткәнмени. Гафу ит, элек артист тормышы – эт тормышы, диләр иде. Чөнки гастрольләрдән башларыгыз чыкмый.
– Эт дигәнегезне бәлки, чегән тормышы дияргәдер. Шулай, төяләсең дә, атналар буе район-авыллар буйлап “сәяхәт” итәсең. Миңа 13 яшьләр чамасы иде. Авылыбызга әлмәтлеләр килде. А.Гыйләҗевның “Әткәй җырлый да, елый да” әсәрендә Дамирә Кузяеваның уенына үлеп гашыйк булдым. Ходайның хикмәте, соңыннан без аның белән дуслаштык. Ул сәхнә йолдызы булуына карамастан, бик гади иде. Аның безнең кебек яшь-җилкенчәкләрне тиң санап, аралашуы гаҗәеп әйбер иде инде. Дамирә апаның үлемен бик авыр кичердем мин. Сер түгел, Дамирә апаның тормышында күңелсез көннәр башланды, рольләре юк диярлек иде. Ул күңелендәге бушлыктан котылыр өчен безнең бригадага ияреп авылдан авылга йөрде. Залдан тыныч кына безне карап утыра да: “Сеңелем, болайрак ит әле, тегеләйрәк ит әле”, – дип киңәшләрен бирер иде. Люция белән Рөстәм Абдуллаевларга да рәхмәтем зур: әти-әни кебек кайгырттылар.
– Җайлы-көйле иҗат дөньясын күңелең тарсынды мәллә? Түбән Камага күченгәнсең дияр идем, гаилә хәлләрегезне беләм. Ир - энә, хатын - җеп, аның артыннан иярәсең шул. Яңа урында театр даулап көрәшүләр куркытмадымы?
– Бездән яшьлек дәрте ташый, теләсә нинди авырлыкны җиңәргә әзер идек. Биредә баш режиссер Рөстәм Галиев “Яшьлек белән очрашу”ны куйды. Мин бөтен барлыгым белән иҗатка багындым. Ләйсән (“Адашкан чәчәкләр”, Г.Каюмов), Сәйлән (“Бәхетеңне кәҗә сөзсә”, Г. Каюмов), Тәнзилә (“Ак тәүбә, кара тәүбә”, Т.Миңнуллин) кебек рольләр сәхнә тормышыма ямь өстәде. Әмма бәхеткә дә кырау суга икән, алты елдан, театрда үзгәрешләр булып, мин эштән китәргә мәҗбүр ителдем.
– Шәһәрнең “Техника йорты” каршындагы “Әллүки” балалар театрына режиссер Гөлнур Галиева ун ел гомерен багышлаган икән.
– Безнең уңышларыбызны санасаң, алар бихисап иде. “Алтын битлек” республика конкурсында башта икенче, өченче урыннар яуладык. Болар белән генә канәгатьләнмәдек, җиңү дәрте һаман рухландырып торды. Ниһаять, Р.Корбанның “Керпе малае дуслар эзли” әсәре буенча куелган спектакль белән беренчелекне алдык.
– Шушы чорда син “Әллүки”не үстерә-үстерә халык театры дәрәҗәсенә күтәрәсең. Ә үзең соң, үзең? Син бит бөтен булмышың белән артист! Сәхнәдә уйныйсы килмәдемени? Иҗат дәрте сүндемени?!
– Кая ул сүнү! Спектакльләр карасам, чирләп кайта идем. Уйныйсы килеп җаным өзгәләнә иде. Менә анда болганулар бетте, театр үз эзенә төште. Миңа да кабат юл ачылды. Гәрчә, “Әллүки” белән чагыштырганда артистның хезмәт хакы бермә-бер кимрәк булса да, мин сәхнәне акчадан артыграк күрдем.
– Артистларның кайсыннан гына сорама, барлык рольләремне дә яратам, диләр. Хәтта ки иң явызларын да! Син дә шулай дисеңме, Гөлнур?
– Усал рольләрдән кайчакта качасы килә инде. “Кадер киче”ндә (Р.Галиев әсәре) каты бәгырьле Ана образы җиңел генә бирелде димәс идем. Җитмеш яшьлек карчык миңа капма-каршы зат иде. Рухыма һич тәңгәл килми: ул балаларына битараф, ә мин, киресенчә, гаиләм, балаларым өчен җанымны фида кылыр идем. “Алты кызга бер кияү”дә мин Хәдичә. Баш режиссер миңа: “Елама, туры гына алып бар”, – ди, юк, күңел нечкәрә дә, елыйм.
– Туфан абый Миңнуллин Камал артистлары үзләреннән дә өстәп уйныйлар, дип әйтә иде.
– Безнең режиссер андый нәрсәләргә бик каршы: авторның әсәренә бер сүз дә кыстыртмый.
– Ә менә син аны тыңламыйсың: күз яшьләреңне “кыстырасың”, Гөлнур!
– Нишлим соң, нечкә күңелле кеше инде мин.
– Борчылма, аның каравы синең һәр уеның табигый. Әнә Кәтринәң белән (“Гөргери кияүләре”, Т.Миңнуллин) тамашачыны тәмам әсир итәсең. Әйтерсең, син балачактан ук гореф-гадәтләрен өйрәнеп, керәшеннәр арасында яшәгәнсең.
– Заманында без Рөстәм Галиев белән озак еллар үзебез сценарийлар төзеп “Җидегән чишмә” әдәби берләшмәсендә кичәләр алып бардык әле. Кемнәр белән генә очраштырмады язмыш! Әмирхан Еники, Мостай Кәрим, Туфан Миңнуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев һ.б. кебек олуг шәхесләр белән кич утырулар мәңге онытылмас инде.
– Һөнәреңне үзгәртер идеңме?
– Аллам сакласын!
– Сезнең чорда әле радио-телевидение белән кешеләрнең мие агуланмаган, әби-чәби егылып китеп сериаллар карамый, авылга театр килсә, – бәйрәм була, клубларда алма төшәрлек урын калмый иде. Һәм шунысы кызык: сәхнәдәге уенны халык чынбарлык дип кабул итә иде.
– Кызыбыз Миләүшәне 10 айлык чагыннан ук үзебез белән йөртеп, театрда үстердек без. “Бәхетеңне кәҗә сөзсә” спектаклендә шундый күренеш бар: Гөлгенә Зәкиева мине, ягъни Сәйләнне “кыйный”. Миләүшәгә 4-5 яшьләр тирәсе. Ул беренче рәттә утыра иде, сикереп торды да: “Гөлгенә апа, әнигә тимә!” – дип кычкырып та җибәрде. Күрәсезме, балалар да театрга ышанган. Элек, чынлап та, кешеләр самими иде. Мәсәлән, мине “ирем” “кыерсытканда” әби-апалар залдан: “Әй, оятсыз! Әй, кабәхәт! Үзенең башына сук, кызым!” – дип әйтәләр иде.
Нәбирә Гыйматдинова