Мәхәббәт сандыгы.
Бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр. Чынлап та, язучылар яисә җырчылар арасында һөнәрдәшләре белән гаилә кору сирәк күренеш. Ә менә театр сәнгатендә ире дә, хатыны да бер сәхнәгә “сыйган” парлар исәпсез-хисапсыз. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артистлары Юра Павлов белән Гүзәл Шәмәрдәнова әлеге исемлекне сигез ел элек үк тулыландырсалар да, бүген алар яңа гына өйләнешкән егет белән кызга охшаган: икесе дә чибәр, икесе дә бәхетле, чөнки икесенең дә йөрәгендә сөю уты яна... Икесе дә талантлы. Менә “ике” сүзе ничә тапкыр кабатланды!
Читтән кыз алмый, читтән егет өйләндермиләр
Юра тамашачыга Карга (“Кадер кичәсе”, Р.Галиев), Хикмәтулла (“Нәзер”, Т.Миңнуллин), Павел (“Гөнаһлы мәхәббәт өрәге”, А.Иванов әсәре буенча), Җаграп (“Гөргери кызын бирә”, Т.Миңнуллин) һ.б. каһарманнары белән танылса, Гүзәл – Маһирә (“Нәзер”, Т.Миңнуллин), Ана (“Анам кыры”, Ч. Айтматов әсәре буенча), Палый ((“Гөргери кызын бирә”, Т.Миңнуллин), Гөлнаралары (“Бүре каны”, Н.Гыйматдинова әсәре буенча) һ.б. белән үзен бик сәләтле артист итеп раслап өлгерде. Бу икәү әле спектакльләрдә дә бергәләшеп уйный. “Безне театр кавыштырды”, – ди Гүзәл. Әйе, Түбән Кама театры бу җәһәттән бик уйлап эш итә: читтән кыз алмый, читтән егет өйләндерми. Бу шаярту гына, билгеле, әмма ул хакыйкатькә бик якын. Әйдә, шулай булсын! Артист хәлен артисттан башка кем аңлар?!
“И, моны укырга алмаслар”...
2003 елда Казан кызы Гүзәл әти-әнисеннән качып кына театр училищесына имтихан бирергә бара. Гәрчә, сынауларны ничек үтәрмен дип борчылса да, ул коридорда җыелган яшьтәшләрен кызыксынып күзәтеп тора башлый. Аеруча бәләкәй генә буйлы егеткә игътибар итә кыз. Үзенең тавышы карлыккан, үзе әнисе артыннан бер адым да калмый. “И, моны укырга алмаслар”, – дип фаразлаган Гүзәлия, беренче сентябрьдә төркемдә Юраны күреп шакката. Менә сиңа мә! Димәк, егет талантына ышанган. Ул гынамы, озакламый кыз да аның бик сәләтле сабакташ икәненә ышана. Гүзәл, мәсәлән, беренче елларда елый-елый этюдлар эшләгәндә Юра, тылсымчы кебек, күз ачып йомган арада биремне үти һәм “булдыралмыйм” дип чәбәләнгән кызга булышырга да вакыт таба. Алар шулай апа белән энекәш төсле тәмам дуслашалар, эч серләренә кадәр уртакка әйләнә. Егет үзенең сөйгән кызлары турында сөйли, Гүзәл тыңлый, ләкин бу дуслыкка тиздән чик куела, икесе дә Түбән Кама театрына эшкә билгеләнгәч, хисләрнең бүтән төрлесе уяна.
Нәбирә Гыйматдинова