Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Журнал «Сәхнә» 14 июня 2017г.

Рөстәм Галиев: “Татар режиссеры гомер-гомергә тартып-сузып, акчасыз спектакль чыгарырга өйрәнгән инде”

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында бирелә торган акчага өч спектакль чыгарырга җыена. Аның берсе “Эт туе” дип атала. Нәбирә Гыйматдинованың “Сихерче”се һәм Рөстәм Галиевнең “Карурман аша” әсәрләре дә проект акчасын көтеп торалар.

“Эт туе”н Рөстәм Галиев Островскийның “Бирнәсез кыз” пьесасы буенча үз тәрҗемәсендә куя. “Мин бүгенге көндә хатын-кыз тормышын һәм ир-атның ролен күрсәтмәкче булам. Алар үз рольләрен уйный алалармы – шуны күрсәтәм”, - ди режиссер. Рөстәм Галиевнең үз әсәрен театр артисты Юрий Павлов куя. “Мин театрга режиссер үстерәм”, - ди Рөстәм.

“Татар режиссеры гомер-гомергә тартып-сузып, акчасыз спектакль чыгарырга өйрәнгән инде ул. Бу юлы без дә акчага эшләп карыйк әле, - дип дәвам итә Рөстәм Галиев. - Әйбәт рәссамнар белән яхшы киемнәр тектереп, әйбәт декорацияләр ясатып. Яхшы композиторлар чакырып”.

Ул “Бердәм Россия” тарафыннан иҗатка түгел, бары тик акчага гына контроль буласына ышана. “Иҗатка контроль була алмый. Алайса цензура була ич инде ул. Безнең илдә хәзер цензура бетте, - ди Рөстәм. – Әмма татарда бар әле ул. Цензура халык эчендә һәм җитәкчеләребез эчендә бар. Күп кенә җитәкчеләребез сәнгатьне аңлап бетермиләр – бераз уңайсызрак әле. Шуңа “монысы ярый, монысы ярамый” дип үзеңне контрольдә тотасың”.

http://tatar-inform.tatar

Автор:  Рузилә Мөхәммәтова