Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Газета “Туган як” 05.07.2017г.

Күрешү – үзе бер гомер.

5-9 июньдә Казанда Төрки халыкларның XIII «Нәүрүз» халыкара театр фестивале узган. Быел ул Якутия Республикасыныӊ мәдәниятенә багышланган. Программага Якутия, Алтай, Башкортостан, Кабардин-Балкар, Казахстан, Татарс-тан, Тыва, Хакасия театрларыныӊ иң яхшы 22 спектакле кергән. Фестивальгә махсус кунак итеп Эстониянең «R.A.А.A.M» театры чакырылган. Чарада Т.Миӊнуллин исемендәге татар драма театры артистлары да булып кайткан.

 Нәүрүз фестиваленә беренче баруыбыз түгел, – ди актриса Гүзәл Шәмәрданова. – Узган елда ул «белем бирү форумы» буларак оештырылган иде – без күп кенә мастер-классларда катнаштык. Быел кызыклы спектакльләр карарга насыйп булды. Фестивальгә шулай ук Юрий Павлов, Алмаз Хөсәенов, әлегә декрет ялындагы  Нурсәнә Хөсәенова да барган. Түбәнкамалы-лар танылган Якутия режиссеры Сергей Потапов спектакльләрен күрү бә-хетенә ирешкән:  «Убыр» (Эстония), тарихи-фәлсәфи «Акылдан язган Муклай» (Хакасия), «Чия бакчасы» (Казахстан). – Якутларныӊ эчке дөнь-ялары бик бай, энергетикалары көчле, бу сәхнәдә дә сизелә, – дип уртаклаша тәэсирләре белән Гүзәл. – Алар үз сәнгатьләрен үстерүгә зур өлеш кертәләр – искитәр-лек этник, музыкаль спектакльләр: анда тарих та, анда аларнын рухы да, яӊалык та, үз-үзеӊне югалтмыйча алга бару. Шәһәрдәшләребез башка театр артистлары белән дә аралашканнар: узган ел Казахстанда бергә фестивальдә катнашкан казах артистлары белән күрешү күӊелле булган, Татарстан театрларында эшләүче коллегалар белән дә фикер алышканнар. - Кайбер спектакльләр бер үк вакытта төрле урында барганга, барысына да эләгеп булмады, – ди Гүзәл. – Балаларны исә әкиятләргә йөртергә тырыштым. Курчак театрын-да яӊалык күрергә өметләнгән идем дә, эх… Гомумән, бу «Нәүрүз» минем өчен яӊа фикерләр туплау, яңалык эзләү бул-ды. Эмоциональ яктан тәэсир иткән спектакль-ләр бар иде. Уйлануларым, омтылышларым роль-ләремдә сизелер дип уйлыйм. 

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА

Фотода: Юрий Павлов, Гүзәл Шәмәрданова һәм Алмаз Хөсәенов.