Кайчакта ул бик кискен, кайчакта ул артык турыдан яра. «Чү, ишетмәсеннәр», – дип, як-ягына карап сөйләми. Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиев шундый шәхес.
Баш режиссер дип өстәргә оныттың бугай, диярсез. Онытмадык. Бүген без аны бары тик директор сыйфатында да мөнбәргә чакырдык шул. Май чүлмәге тышыннан беленә, дигәндәй, Рөстәм бәләкәйдән үк «хакимлек» итәргә ярата. Ягъни, мәсәлән, мәктәптә укыганда ук драма түгәрәге оеш- тырып, иллегә якын (!) спектакль куя. Бәләкәй артистлар бик тиз тирә-як авылларда танылып өлгерә. Олылар транспорт-фәлән сораса, кире борган колхоз рәисе бот хәтле малай: «Абый, безгә машина кирәк иде», – дип кәнсәләргә керсә, бер генә сорау бирә: «Бу юлысы кая барасыз, энем?» Ә генералиссимус дигән иң югары дәрәҗә? Түбән оч малайлары аңа шундый исем тага, чөнки әйдаман Рөстәм, таллыкта «хәрби лагерь» оештырып, бала-чагаларны сугыш серләренә өйрәтә. Мондый кеше, ай-һай, үскәч тә кемгәдер буйсынып яшәр микән? Яшәми, әлбәттә.
– Рөстәм, бу әңгәмәдә мин иҗат өлкәсенә махсус кагылмыйм. Әйдәле, башта шуны ачыклыйк. Син ике тәхет патшасы: директор һәм баш режиссер. Кайсы тәхетең күңелеңә ята төшә дә, кайсысы утырырга җайлырак?
– Ерактанрак урап башлыйм әле. Миңа ата малы калмады. Мин юк кына җирдә театрга нигез салдым. Әлмәттә эшләгәндә Түбән Камага спектакль уйнарга килгән идем, бер төркем дуслар-танышлар белән гәп корганда күңелдә шушы уй туды. Безгә театр кирәк дип, миңа хәтле дә хыялланганнар, билгеле. Анатолий Богатырев хәтта Минзәлә театрын монда күчерергә уйлаган. Тоттым да, Әлмәтне ташлап, Түбән Камага киттем. «Техниклар йорты»ның эт оясы хәтле генә бүлмәсендә яшим, башта бер генә уй – театр. Башта, халыктан акча җыярга, диделәр. Бюджет юк. «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсе генераль директоры Гаяз Сәхапов, цех ясап ачыйк, ди. Унлап җитәкче шәһәр буйлап бина эзләп йөрибез. Бер торак-коммуналь хуҗалыгына кердек. Дүрт бүлмә. Берсе әйтә: «Монда булмый», – ди. Ә мин арада иң яше идем. «Монда театр була», – дидем. Һәммәсе дә миңа борылып карады. Кызардым, уңайсызландым…
– Менә аннан соң 27 ел үткән, шәт, агаргансыңдыр инде.
– Әйе, дөнья агартты. Бүген без үз максатына ирешкән данлыклы театрларның берсе. Үз чорында ярдәм кулы сузган Гаяз Сәхаповка, «Халык иҗат йорты» директоры Анатолий Богатыревка зур рәхмәтемне белдерәм. Инде мин бүтән кызармыйм да, оялмыйм да. Баягы соравыңа җавабым кыска: үз кулларым, үз көчем белән торгызган ике тәхетем дә кадерле миңа.
– Бездә халык шундый бүленешкә өйрәнгән: бу ишектә – баш режиссер, бу ишектә исә – директор. Синең хакта бер мәзәк тә йөри. Берәү сезгә: «Миңа Рөстәм Галиев кирәк», – дип шылтырата икән. Син: «Кайсысы? – дип әйтәсең, ди. – Директормени? Телефонын бирәм, языгыз», – дисең икән.
(Дәвамын “Сәхнә” журналының апрель ае саныннан укый аласыз)
Автор: Нәбирә Гыйматдинова