Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Түбән Кама театры Т.Миңнуллинның соңгы елларда язылган әсәрен Казан тамашачысына тәкъдим итте

Тирә-якта снарядлар шартлаганда, ике егет нәзер әйтә – шушы сугыш мәшһәреннән исән-сау кайта алсак, бер атнага хатыннарны алмашып торыр идек, диләр. Туфан Миңнуллинның “Нәзер” пьесасы буенча Түбән Кама театрында куелган спектакль шушы эпизод белән башлана һәм сугыштан соңгы елларда дәвам итә. Бүген спектакльне “Татар-информ” онлайн трансляцияләде.

Спектакльне сәхнәгә тетарның баш режиссеры Рөстәм Галиев куйган. Инде алты ел репертуарда булган бу спектакльне театрның Казанга беренче генә алып килүе түгел. Килгән саен спектакль шыгрым тулы залларда уйнала. “Безнең спектакльләргә бер килгән тамашачы икенче тапкыр дә килә, чөнки без тамашачыны алдамыйбыз, без бит Туфан абый исемен йөрткән театр” - ди Рөстәм Галиев. Ул: “Туфан абый исеменә киләләр”, – дип тә өсти.