Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Журнал "Сәхнә". 27 марта 2016 г.

Тантана

Соңгы елларда җөмһүриятебездә 27 март – Халык-ара театр көне аеруча күңелле бәйрәм ителә, чөнки бу көнне менә инде алтынчы мәртәбә «Тантана» республика театр премиясе тапшырыла.    
   Узган еллардагы кебек үк, быел да мәртәбәле бүләкне тапшыру Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә бәйрәмчә күтәренке рухта үтте. 
    Җиңүчеләрне унбер номинация буенча бүләкләделәр. Елның иң зур театраль вакыйгасы – М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының «DONA NOBIS PACEM» спектакле. Шул ук коллективтан Гөлнора Гатина иң яхшы музыкаль театр артис-ты буларак бүләкләнде. Иң яхшы ансамбль төрендә Чаллының «Мастеровые» рус драма театрының Д.Линдси-Эбер әсәре буенча куелган «Кроличья нора» спектаклендә уйнаган бер төркем артистлар бүләккә лаек булды. Ирләр ролен башкаруда – Г.Камал театрында Дон Жуанны уйнаган Радик Бариевка, хатын-кыз образын тудыруда Түбән Кама театрында Ч.Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектаклендә Тулганайны уйнаган Гүзәл Шәмәрдәновага тиңнәр булмаган. Иң яхшы курчак театры актеры төрендә икенче тапкыр «Әкият»тән Дилүс Хуҗиәхмәтов бүләкләнде. Бу юлы жюрига актерның А.Цагарели әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ханума» спектаклендә князь Вано Пантиашвили роле ошаган…