Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

«Өмет» газетасы. № 18, 5 март, 2016 ел.

Киләчәк театры, ул нинди булыр?

Февраль аенда театр сөючеләр өчен күңелле танышу булды: Уфага Татарстанның Түбән Кама татар дәүләт театры беренче тапкыр (!) иҗади гастрольләр белән килде. Уфа тамашачысы Түбән Камалыларны яратып кабул итте, залларны тутырып килде һәм ихлас алкышлады.
Гастрольләр ахырында без моннан чирек гасыр ел элек, бөек татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның фатыйхасы белән буш урында театр оештырган һәм шул еллар эчендә аның алыштыргысыз директоры һәм баш режиссеры булган, ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге дәүләт премиясе лауре-аты Рөстәм Галиев белән очраштык һәм театрның эшчәнлеге һәм, гомумән, бүгенге театр дөньясы турында үзебезне кызыксындырган күпсанлы сорауларны бирдек. Кыю фикерләре белән кайчан сискәндереп тә җибәргән, ихлас, талантлы шәхес белән әңгәмәне гәзит укучылар игътибарына тәкъдим итәбез
.
–Рөстәм Вәлиәхмәт улы, сезнең театрны безнең тамашачы Туфан Миңнуллин исеме бирелгәч ныграк игътибарга алды. Сүзне әдип белән иҗади бәйләнешләрегездән башлыйк әле.
–Туфан Миңнуллин исемен алу өчен театрлар арасында кандидатлар күп булды, ләкин аны безгә бирделәр, чөнки театрыбыз моңа күптән лаек иде. Туфан исеме бирелү генә коллективны ниндидер биеклеккә күтәрде дип әйтә алмыйм, чөнки безнең инде чирек гасырлык тарихыбыз, иҗатыбызга гашыйк үз тамашачыбыз бар. Шулай да атаклы шәхес исемен йөртүнең зур мәртәбә, шул ук вакытта зур җаваплылык йөкләвен без яхшы аңлыйбыз.
Иҗади бәйләнешләргә килгәндә, Туфан абый белән әле студент чагымнан ук дуслашып киттек. Аннан ул театрыбызга килде һәм бөтен коллектив белән дуслашты. Безнең театр аның күп әсәрләрен сәхнәләштерде, ул безнең хезмәтебезне югары бәяләде, ышаныч күрсәтте. Әйткәндәй, “Гөргөри кияүләре” комедиясен ул безнең театр өчен махсус язган иде. Туфан абый язган вакытында бездә яшәде, безнең як керәшеннәренең тормышын, яшәешен, аларның гореф-гадәтләрен өйрәнде. Шуңа да әсәр искиткеч җылы рухлы булып дөньяга тугандыр дип уйлыйм. Менә дистә еллар дәвамында инде ул милли театр сәхнәләреннән төшми.
“Гөргөри”не мин инде сәхнәләштерә башлаган, аерым, үзенчәлекле элементларын да тапкан идем, ләкин... остазым, Г. Камал театрының баш режиссеры Марсель ага Сәлимҗанов: “Рөстәм, әйдә, бу пьесаны мин куйыйм әле, син дә куярсың”,– диде. Ничек ризалашмыйсың? Күңелемнән риза ук булып бетмәсәм дә, аңа юл бирдем... Ә үзем шактый вакытлар узгач кына сәхнәләштердем, бүген ул безнең иң “кассовый” спектакльләрнең берсе.
–Төрле халыкара фестиваль-ләрдә югары бәяләр алуыгызны беләбез...
– Мин уңышлар турында сөйләргә бик яратмыйм, чөнки фестивальләрне ниндидер бер уен төре итеп карарга күнеккәнмен. Аннан алып кайткан дипломнарны кешене алдау өчен яратылган бер әйбер дип кабул итәм. Әгәр синең театрың фестивальдә беренче урын алып та, ул спектаклеңә халык йөрмәсә? Ләкин кеше күз алдыннан төшеп калмас өчен, ул фестивальләрдә катнашабыз, әлбәттә. 
Фестивальләргә мондый кара-шымның сәбәпләре күп. Мәсәлән, жюрида синең милли театрыңны бөтенләй аңламаган кешеләр утыра. Син, мәсәлән, тырышып-тырышып, милли әсәр сайлыйсың, милли җаның, татар рухын, халкыңның иң нечкә милли хисләрен, аңын, аһәңен бирергә тырышасың, анда милли аң ята. Ә жюрида дөньяның башка бер почмагында туып-үскән, бөтенләй башка рухта тәрбия алган кешеләр утыра, алар хәтта бик теләсә дә, безне аңлый алмый.
Бүген “космополитизм” дигән төшенчә еш кулланыла. “Космополит” – ул үзен бөтен кешелек дөньясының бер вәкиле дип санап, үз иленнән, гаиләсеннән, теленнән аерылган, ягъни, татар була торып та, үз телен белмәгән кеше була инде. Менә шундыйлар кайчан милли спектакль куярга алыналар. Дөрес, анда милли җыр да бар, татар артисты татарча сөйли, ләкин сәхнәгә карыйсың да аптырашка каласың: нигә тотынган режиссер бу әсәргә, барыбер аңламаган бит дип. Туфан абый үз вакытында болай дигән иде: “космополит милләте – иң куркыныч милләт!”. Бу күренеш татарга гына түгел, башка милләтләр өчен дә куркыныч тудыра: күп халыклар театрларында инде спектакльләр башка телләрдә уйнала, бу бит милләт өчен зур фаҗига! Шөкер, әле без татар-башкорт сәхнәсендә үзебезнең телне саклап киләбез, киләчәктә дә шулай булсын иде.
–Бүген күпләребезне бер нәрсә аптырата: ни өчен, барлык театрлар репертуарында да диярлек, бер үк спектакльләр кабатлана? Бу драма әсәрләренә кытлык  дигән сүзме?
–Бу, чынлап та, безнең проблема. Драматургия бүген авыр хәлдә, аның алтын чоры Туфан абыйлар вакытында булды дияргә мөмкин. Бүген дә әнә шул чорда язылган әсәрләр тамашачыны җыя, театрны коткарып тора. 
Аяныч, соңгы чорда безнең милли театрлар күбрәк комедия жанрына ияләште. Дөрес, гасырлар дәвамында формалашкан комедия – зур жанр, аны инкарь итәргә ярамый, ләкин күпләр комедияне бүген бер көнлек сәнгатьтә уйналган түбән сортлы юмор белән бутый. Комедия – иң зур тәрбияче! Мәсәлән, Островский, Гоголь кебек шәхесләрнең комедияләре дөнья классикасында урын алган, аларның әсәрләре дөнья театрларында бүген дә зур уңыш белән бара. Шулай ук татарда да күп тәрбияви комедияләр бар. Алар уйналырга тиеш. Мәсәлән, Нәкый Исәнбәтнең көчле комедияләре бар. Аларны зур театрлар куярга бурычлылар дип уйлыйм. Моның өчен аларның мөмкинлекләре җитәрлек. 
Ләкин “тамашачы бүген театрга көлеп, күңелен күтәрер өчен килә” дип кенә без сәхнәне комедия белән генә тутырырга тиеш түгелбез, ә халкыбызның акылын, үзаңын үстерә торган җитди әсәрләрне дә куярга тиешбез.
–Театр – беренче чиратта, тәрбия урыны дидек. “Нәзер” спек-таклен карагач, күп тамашачылар уйга калгандыр. Мөгаен, әнә шулай, көлдерә торганнан бигрәк, уйландыра, хәтта елата да торган трагикомедияләр тамашачыга ныграк тәэсир итәдер...
–Мин дә шул фикердәмен. Бүген сәхнәләрдә чабышып йөрү, кычкырып сөйләү – безнең зур театрларның бәласе. Безнең театрның бер үзенчәлеге бар: ул образлар аша юморга бара. Артистлар көлдерергә тырышмый, алар шушы образны тудыралар. Без сәхнәдә яшибез, артыгын уйнау, кычкырып сөйләп игътибар җәлеп итү без сайлаган юл түгел. 
Сәхнәгә кую өчен сайлаганда мин башта әсәрне укып чыгам. Аннан үземне, артистларны, халыкны нәрсә борчый, шуңа тукталам.
–Театрны өч нәрсә тота: драма, режиссер һәм актер, диләр. Драмага кытлык бар дидек, ә яхшы режиссер һәм артистлар белән хәлләр ничек тора?
–Аларга да кытлык бар, әлбәттә. Шунысы бар: башта яшьләр, театр тормышына кызыгып, укырга баралар. Ләкин театр – искиткеч авыр хезмәт, биредә бик-бик түземле, тормышын театрдан башка күз алдына да китерә алмаган кеше генә кала. 
Актер язмышы да читтән күренгәнчә җиңел түгел. Мәсәлән, бераз эшләүгә кемдер әйдәүче артист булып китә, кемдер икенче-өченче пландагы рольләрдә кала. Сабантуйда чабышкан атларны гына күз алдына китерегез: барсы да беренче килә алмый бит. Артистлар белән дә шуңа охшаш хәл килеп туа. Ләкин икенче, өченче артист булмаса, театрда беренче артист та була алмас иде. Ә аларның барсының да беренче буласы килә. Элек артистлар режиссерның күзенә генә карап торалар иде, хәзер һәркайсы үзен ирекле шәхес итеп саный, конкурентлыкка чыдамый.
Акча мәсьәләсе дә зур роль уйный, әлбәттә. Артистның да матур киенәсе, тәмле ашыйсы, иркен фатирлы буласы, балалар үстерәсе килә. Зур театрларда мөмкинлекләр дә зуррак, ә менә кечкенә шәһәрләрдә авыррак. Кемдер бәхет эзләп Себер якларына китә, кемдер зуррак театрга эләгергә тырыша. Аларны тотып тора алмыйсың, әлбәттә, бу табигый халәт. Тик... актер икенче театрга китеп, бәхет таба алса ярый да ул. Чөнки бер коллективта, бер режиссер белән эшләргә өйрәнгәч, башка җирдә авыррак була шул. Еш кына биредә инде үз юлын, үз тамашачысын тапкан талант иясе югалып кала, үзен югалта... 
Режиссерларга килгәндә, аларның да төрлесе бар: бар тумыштан талант белән бүләкләнгәннәре, алар театрны тота. Бар бу мохиткә вакытлыча эләккәне. Андыйлар кайчак читтән килеп бер спектакль куйган арада да театрда өметсезлек, шик-шөбһә тудырып китә...
 Мин актер белән эшләгәндә аның табигать биргән талантын, зиһенен, акылын чокый-эзли башлыйм. Аның фикерләрен басарга, үземнекен генә эшләтергә тырышмыйм, чөнки ул чакта күпне югалтачагымны яхшы аңлыйм. 
Мин һәрвакыт образлар ачарга, характерлар өстендә эшләргә тырышам. Мәсәлән, язучы Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны” әсәре өстендә эшләүне генә алыйк. Күңелдә озак йөрттем мин аны, ә чишелешен табарга бер вакыйга ярдәм итте. Язгы ташу вакытында балык тотарга баргач, башка җан иясе булмаган кечкенә утрауда бүре белән икәүдән-икәү төн үткәрергә туры килде бу бәндәгезгә. Мин – агач башында, ә кинәт пәйда булган бүре мине сагалап, агач төбендә төн чыктык... Ботак та сындырып бәреп карыйм җанварга, китәргә үгетләп тә карыйм, аның исә керфеге дә селкенми. Төн буе сөйләшеп чыктым моның белән. Яктыра башлагач кына бүре торды да, язгы салкын суга чумып, әрәмәлеккә йөзеп китте... Менә шулай табигать законнары белән бәйләнеш табылды спектакльдә. Анда гәүдәләндерелгән бүреләр – ул халык. Үзен-үзе ашаган халык. Бәлки, безгә инде җәмгыятьнең канын алыштырып карарга кирәктер дигән мәгънә керттем мин монда. Дөньяга күз салыйк әле: кеше – кешене, илләр – илләрне ишетми. Идеология изеп-таптап бара, ә аста... гади халык үлеп бара. Нинди генә заманда да бар авырлык гади халык җилкәсенә төшә. Спектакльдә белдерергә теләгән фикерләремне тамашачы аңлады, заллар һәрчак тулы була.
–Рөстәм Вәлиәхмәт улы, ә киләчәк театрын ничек күз алдына китерәсез?
– Ул чакта, бәлки, бүгенге кебек спектакльләр уйнап утырмаслар, бәлки, уй-фикер театрлары булыр. Мин соңгы чорда берничә шундый эксперименталь спектакльләр өстендә эшләдем. Анда төп урын уй-фикерләргә бирелә, күп сүз сөйләп утырырга кирәкми. Бу тамашачыга ныграк та тәэсир ясый әле. Бүген вакыт машинасы искиткеч тизлектә тәгәри, театр да моннан читтә кала алмый. Мин яшь чакта спектакльләр 6-7 сәгать бара иде, бүген алар 2 сәгать дәвам итә. Кайчандыр 1-2 минутка калырга мөмкин. Киләчәк буынның безнең чордагы кебек 3-4әр томлык әсәрләр укып утырырга да ихтыяҗы булмас дип уйлыйм, киләчәктә повестьлар 15-20 минутта укып чыгарлык булмас дип кем әйтә алыр? Яшь буын бөтенләй башкача фикерли, аларны бернәрсәгә дә мәҗбүр итә алмыйсың, алар үзенә кирәген генә ала. 
– Заман актерыннан нәрсә таләп ителә?
–Чынлап та, бүген белгеч алдына нинди генә таләпләр куелмый? Миңа калса, әлеге барлык таләпләр дә эш кешесенә тиешенчә акча түләмәс өчен уйлап чыгарыла. Бүген 10 кеше өчен 1 кеше эшләргә тиеш килеп чыга, ләкин эш бит һич кимеми! Чарасызлыктан тырыша инде адәм баласы: эшен ташлап чыгып китәр иде, аның кредит, ипотека түлисе, бала үстерәсе бар.
Артистка килгәндә, бик ирекле кеше ул. Бераз сәеррәк тә тоела ул бүгенге күзлектән караганда. Мин дә үз дөньямда яшәргә яратам: аны матур, рәхәт итеп ясыйм һәм... чынбарлыктан еш кына шунда кереп качып котылам. Барлык артистта да бардыр бу нәрсә. Чөнки талант иясе акчага мөкиббән китсә, ул инде чын артист була алмый. Күп акчаларга ия булу көтми артист халкын, ярый әле шунда, тырыш хезмәтеңне бәһалап,  мактаулы исемнәр бирсәләр, сирәк булса да премияләр килеп эләксә. Иҗат кешесенең бар шатлыгы – ул иҗат.
– Уфа тамашачысы сезне җылы кабул итте, киләчәктә дә көтеп алыр дип ышанам. Ә үзегездә Уфа нинди тәэсир калдырды?
– Башкортстан театрлары белән гел иҗади бәйләнештә яшибез. Күп шәһәр-районнарда гастрольдә булырга туры килсә дә, Уфага беренче тапкыр килүебез. Сездәге тамашачы бик тәрбияле, рухлы, ул иҗатчының ни әйтергә теләвен ишетә-тоя белә. Тамашачы залы белән сәхнәне артист тоташтыра. Ә безнең артистлар һәр тамашадан соң “Яхшы монда!” дип рухландылар. Бу иң мөһиме!


 Гөлара Арсланова. Фәнил Абдуллин фотосы.