Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

“Ватаным Татарстан”, № 197, 19.12.2014

“Агымга иярергә ярамый”  

    Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар драма театры иң яшь һәм үзгә театрлардан санала. Чөнки баш режиссер Рөстәм Галиев куйган, аның кулы уйнаган спектакльләрдә һәр предмет уйный һәм аларга ниндидер фәлсәфи мәгънә салынган. Аның белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Рөстәм әфәнде, егерме биш еллык тарихы булган Түбән Кама театры иң яшьләрдән санала. Әмма шул еллар эчендә шактый гына үзгәрешләр булды. Ничек өлгерәсез?

– Театр үзгәрүчән булырга тиеш тә. Кеше үзгәргән кебек, театрда да яңалыклар барлыкка килә. Театр үсә, камилләшә, дистә еллар эчендә буыннар алмаша. Иҗат итә башлаган, тәүге адымнарын гына атлаган театр белән хәзергесе арасында бик күп үзгәрешләр барлыкка килде. Кайчандыр тәпи генә йөреп киткән театр, бүген инде аягында нык басып тора. Татарстан, Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә гастрольләрдә булабыз. Шулай ук бөек драматург Туфан Миңнуллин исемен йөртү дә безгә бик зур җаваплылык өсти. 

– Туфан Миңнуллин исемен алгач ук репертуарда драматургның пьесалары арттымы? 

– Алай була алмый. Драматургның шәхси театры түгел бит ул. Театр ачылган көннәрдә Туфан аганың пьесалары белән иҗатыбызны башлап җибәргән идек. Аның “Ак тәүбә, кара тәүбә” пьесасы безгә уңыш алып килде. Безнең репертуарда драматургның әсәрләре шактый куела. Әмма Туфан Миңнуллин исеме бирелде һәм ул язган пьесаларны гына сәхнәләштерәбез дигән сүз түгел. Әгәр аның бүгенге көн кадагына туры килә торган әсәрләре бар икән, әлбәттә, куябыз. 

– Соңгы вакытта татар театрларында бер калыптагы спектакльләр куела башлады. Чөнки театрда бары бер режиссерның гына кулы уйный. Татар театрларында читтән режиссер чакырып куйдыру дигәнне оныта башладылар. Сездә вәзгыять ничегрәк? 

– Түбән Кама театрына бик күп режиссерлар чакырыла. Үзебездә яшь режиссер Юрий Павлов үсеп килә. Тиздән Башкортстаннан Айрат Әбүшахманов килеп спектакль куячак. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар.  Марсель Сәлимҗанов: “Театрда күп кул уйный икән, күп сәясәтчеләр барлыкка килә. Гаиләдә дә бит хуҗалар күбәйгәч, ыгы-зыгы куба башлый”, – ди иде.  Шуңа күрә режиссерларның күплеге коллективта таркаулык китереп чыгарырга да мөмкин әле. 

– Күптән түгел генә Мәскәү, Санкт-Петербургта гастрольләрдә булып кайттыгыз.  Бу юбилей уңаеннан үткәрелгән сәяхәтләр идеме?

– Әлбәттә, юбилей уңаеннан күп кенә гастрольләргә барырга, төрле фестивальләрдә катнашырга туры килде. Гүзәл Шәмәрданова Мәскәүдә узган яшьләрнең театраль форумында җиңеп кайтты. “Нәүрүз” фестивалендә катнаштык. Чараларда катнашу театр эчендә хәрәкәт, үсеш барлыкка китерә. Күптән түгел генә “Кадер киче” дип исемләнгән яңа спектакль сәхнәләштердек. Аны Мәскәү тамашачысына да тәкъдим иттек. Ә Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребезгә Туфан Миңнуллинның “Нәзер” спектаклен алып бардык. Мәдәният елы уңаеннан, егерме биш еллык театр үзенең гастрольләрен зур шәһәрләрдә күрсәтергә тели. 

– Берничә ел элек Әлмәт театрына унлап яшь артист кайтты. Алар шәкертләрне биш ел укытты һәм барысын да үзләренә кабул итте. Түбән Кама театры бу юнәлештә ничек эшли? 

– Безгә дә яшьләр килеп тора. Үткән ел Казан театр училищесын тәмамлап ике актер кайтты. Алар өчен махсус Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” спектаклен куячакбыз. Шуны да әйтәсе килә: бүген театрда артистлар җыеп ятудан мәгънә юк. Яшьләрне кайтардыңмы, аларның язмышы өчен син җавап бирергә тиеш. Мин һәрвакытта да кеше язмышы белән уйнаудан курыктым. Театрга яшьләрне җыеп була, әлбәттә. Тик аларны урнаштыру, хезмәт хакы түләү, йорт-җирле итү бик кыен. Ярый ла, элек дәүләт фатирлар белән тәэмин итеп тора иде. Бүген бит дәүләттән бернәрсә дә сорап булмый. Театр фәкать үз көче белән яши. Әйтик, яшьләр өйләнешә икән, аларга кайдан фатир алырга? Хезмәт хаклары да бик түбән. Аена иллешәр мең алып эшләсәләр, бу очракта, бәлки, кайбер мәсьәләләр хәл ителер иде. 

– Сер булмаса, бүген яшь артистның хезмәт хакы ничә сум? 

– Унбиш мең сум чамасы. Әмма арендага алынган фатирда яши башлагач, бу – бик аз акча. Әле ашыйсы, киенәсе дә бар. Берьюлы биш-алты яшь актерны театрга алу авыррак, әлбәттә. Ә икесенә көчебез җитә. Бу очракта ниндидер өстәмәләр дә карарга мөмкин әле. 

– Бүген кризис, билетлар сатылмый, зал тулмый, дип зарланучы театрлар күбәйде. Билет тарату юнәлешендә дә төрлечә эшләп карыйлар. Ә сез залларны ничек тутырасыз?  

– Без һәрвакыт тулы залларда уйныйбыз. Җиңел холыклы әсәрләр куеп, тамашачыны театрдан бер биздерсәң, аларны яңадан китерү бик авыр булачак. Шуңа күрә моннан бик нык сакланырга кирәк. Безнең һәр ел саен бара торган  даими маршрутларыбыз бар. Узган ел бу төбәккә кайчан килгән булсак, нәкъ шул вакытка яңадан килеп җитәбез. Тамашачы безне көтеп тора. Һәрхәлдә, билет алыгыз инде, дип тамашачы җыйган юк. Балалар өчен сәхнәләштергән әсәрләр икән, спектакльләрне администраторлар оештыра. Җитди спектакльләргә халык йөрми, дип әйтергә яраталар. Мәсәлән, Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Яра” спектакленә тамашачы агылып килде. Бүген дә йөриләр, кат-кат караучылар бар. “Бүре каны” спектаклен ике йөз җитмеш тапкыр уйнадык. Инде телевидение экраннарыннан да берничә мәртәбә күрсәттеләр. Әмма тамашачы барыбыр йөри, һәрвакыт заллар тулы була.  Миңа калса, җитди әсәрләрне комедия белән аралаштырып торырга кирәк. Трагедия генә куя башласаң, тамашачы театрдан кача башлый. Үзебезгә генә хас репертуар сәясәтебез бар. Һәм шуннан тайпылмаска тырышабыз. 

– Мәктәп балаларын мәҗбүри спектакльләргә йөртүгә ничек карыйсыз? 

– Марсель Сәлимҗанов: “Балаларга әкият түгел, ә зурлар өчен спектакльләр дә күрсәтергә кирәк”, – ди торган иде. Бүген балалар Интернет аша дөньяның бөтен яңалыгы белән таныш. Алар бездән дә артыграк белә, бездән дә акыллы. Ә театрлар аларга аю, бүре, куян әкиятләрен күрсәтеп, тәрбиялибез, дигән була. Бу бик тә ялгыш фикер. Бүген балаларны бөтенләй башка әйберләр кызыксындыра. Компьютер дөньясына кереп чумган малай яки кызга татар әкиятендәге урманнан йөгереп чыккан аю, бүре кызык түгел. Театрлар зур әсәрләр куярга, балаларны җитди эчтәлектәге спектакльләргә дә тартырга тиеш. Спектакльләргә мәҗбүри йөртергә кирәк дигән белән дә килешеп бетмим. План үтәргә кирәк, әлбәттә. Балалар бакчаларындагы, мәктәпләрдәге укучыларны  җыеп тутырып була. Әмма зал тутыруның башка юлларын эзләргә кирәк. Әйтик, Түбән Кама шәһәренә нинди генә театрлар, коллективлар килми. Алар спектакль генә куеп калмыйлар, лекция дә укыйлар. Ата-аналардан бик күп акча талана. Түбән Кама театрына ничек акча калсын инде? Аннан тагын бер куркыныч күренеш. Без татарча спектакльләр куябыз, ә мәктәпләр, укучылар татарча белми, дип карамый башлады. Администраторлар кайталар да: “Татарча аңламыйлар, спектакльләрне урысча да куегыз”, – дип әйткәли башлады. Без үзебез дә сизмәстән, Разил Вәлиевнең “Шомбай” әкиятен русчага тәрҗемә итеп уйный башлаган идек. Әмма хатабызны бик тиз төзәттек. Татар театрлары өчен җинаять бит бу. Агымга иярергә ярамый – кире чыгуы авыр булачак. 

Алсу Хәсәнова