Иҗат кешесе турында язу җиңел түгел. Каләмгә тотынуга, күңелне бер сорау борчый башлый: ни өчен син язачак кеше иҗат юлын сайлаган? Һай, борылмалы, сикәлтәле бит ул иҗат юлы, авыр бит ул артист хезмәте! Шул юлда үзеңне таба алырсыңмы? Югалып калмассыңмы? Татарстанның атказанган артисты Фарил Вафиев турында язарга утыргач та, әнә шул сорау тынгылык бирмәде.
Фарилны яхшы беләм дип уйлыйм. Ул – Пермь өлкәсе Ишим авылыннан. Малай чакта ат уйнатып, печән чабып, урман кисеп – гомумән, крестьян хезмәтенең авырлыгын да, күңелле якларын да үз җилкәсендә татып үскән егет. Сабыр булуы, һәр эшне җиренә җиткереп эшләве шуннан киләдер. Бервакытта да чәчрәп чыкмас, әйткән сүзе уйланган, төпле булыр.
Яңа аякка басып килүче Түбән Кама театрына ул 1990 елда килә. Килә дә, театр нигезенә бик кирәкле таш булып ята. Әйе, ул – юл башында торучыларның берсе. Шул гомердә күпме сулар аккан, гастрольләрдә ничә чакрым юллар үтелгән. Ике дистә елда 30дан артык образ иҗат ителгән... Аның хакында русчалатып кына "многоплановый артист” диләр һәм "комедийный артист от природы”, дип тә өстиләр. Бу исә артист нинди генә рольгә алынса да, кулыннан килә дигән сүз. Аның уңышлары белән, хатыны Гөлсинә ханым белән өч уллары да хаклы рәвештә горурлана алалар.
Ул уйнаган рольләрнең бөтенесен дә санап чыгу бик озакка китәр иде. Кирәк тә түгелдер. Шулай да, тамашачы күңеленә үтеп кергән, тамашачы үтә яратып калган рольләрне искә төшереп үтү зарур. Туфан Миңнуллинның "Кызлар кызык итәләр” комедиясендә – Низам, "Яшьлек белән очрашу”ында – Зөфәр, "Шулай булды шул”ында - Әүхәт, Гафур Каюмовның "Бәхетеңне кәҗә сөзсә” комедиясендә - Ярулла, Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә” трагедиясендә - Дивана, И.Юзеевнең "Соңгы төн”ендә - Җәллад һәм минем "Бакча караклары”нда – Милиционер.
Мансур Гыйлаҗевнең "Яра” драмасында Мөхәммәт картны уйнап, ул югары профессиональ осталыкка ия булуын раслады. Мостай Кәримнең "Кыз урлау” комедиясендә артист Дәүләтбайны шулкадәр оста уйнады ки, спектакль тәмамлангач, тамашачы аңа гына кул чаба кебек тоелды...
Төрки халыкларның Халыкара "Нәүрүз” фестивалендә Нәбирә Гыйматдинованың "Бүре каны” әсәре буенча сәхнәләштерелгән драмада ул өер башлыгы – карт Бүрене уйнап театр белгечләренең югары бәясенә ия булды. Сүз уңаеннан, 9 февральдә Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасында куелачак "Бүре каны” драмасы Татарстанның атказанган артисты Фарил Вафиевның 50 яшьлек юбилеена багышлана.
Юк, мин Фарилне сәнгать күгендә балкыган якты йолдыз белән чагыштырмас идем. Ул – бөтен барлыгы белән татарның театр сәнгатенә хезмәт итүче фидакарь җан. Сәнгатьтә үз урынын тапкан Артистның янып, ялкынланып иҗат итәр чагы. Алда юлларның әле авыры да булыр, җиңеле дә... Тик нишлисең, үзе сайлаган язмыш.
Зәбир Гыймаев, "Туган як” газетасы, 8 февраль, 2011 ел.