"Ватаным Татарстан”ның 23 март санында урын алган "Тукай премиясенә кандидатлар” исемлегендә үзебезнең Түбән Кама татар дәүләт драма театры коллективы да барлыгын күреп, сөендем.
Моңа кадәр, ни өчендер, бу театр эшчәнлеге республикакүләм матбугат игътибарыннан читтәрәк калып килде. Ә бит бу әсәргә "Нәүрүз” халыкара театр фестивалендә югары бәя биргән танылган тәнкыйтьче Наталья Ефимова әлеге драманы карагач "Мөгаен, ун-унбиш еллаптыр инде, үземнең профессиональ тәнкыйтьче булуымны оныттыра торган мондый әсәр караганым юк иде, спектакль әхлакый, эстетик мәгънәгә ия. Режиссер Рөстәм Галиевнең югары профессионализмга ия булуы сокландыра” – дип бәяләде.
"Бүре каны” драмасын ике мәртәбә барып карадым. Әле икенчесендә дә күзем күргәнгә акылым ышана алмыйча, байтак йөрдем. Гүя сәхнәдә танылган язучы Нәбирә Гыйматдинованың "Бүре каны” әсәре буенча куелган спектакль түгел, ә бүгенге рәхимсез тормыш үзе иде.
Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиевнең "Бүре каны” драмасын куячагын ишетүгә үк, китапханәдән язучы Н.Гыйматдинованың әлеге әсәрен алып, тагын бер кат укып чыктым. Бәлки шуңадыр да, театрга баргач та, шактый вакыт әсәрдән аерыла алмыйча, сәхнәдә шуның төгәл чагылышын көтеп утырдым. Сүз дә юк, язучының бу әсәре дә, сәхнәдә уйналган спектакль дә бер үк дәрәҗәдә зур тәэсир көченә ия. Бары тик чын язучы һәм олы режиссер гына үз укучысын һәм тамашачыны әзерне генә кабул итәргә түгел, ә фикер йөртергә этәрә торган әсәр иҗат итә аладыр...
"Хәзер мәми авызлар дөньясы түгел, "текә”ләр дөньясы. Йә мин сине кеше итәм, йә таптап китәчәкләр”, - дип, унбер яшьлек Рамазанны урманда ялгызын төн кундырып, үзләрен эзләп килгән этләрен соңыннан баласы күз алдында атып үтергән, үзе капкынга эләктергән бүрене үтерү өчен улы кулына мылтык тоттырган ата кеше – Аю Кәримнең кансызлыгын артист Рәис Галиев бик тә тормышчан тасвирлады. Ни дисәң дә, профессионал инде! Аю Кәримнең "бүреләр кебек көчле, усал бул”, дип, улына бүре канын эчертү күренеше дә сәхнә алымнары аша аңлаешлы бирелгән.
Елак малайдан сугыш чукмарына әверелгән Рамазаннан зарланып йөрүче Миңниса образын – гәрчә сәхнәдә бик кыска вакытта гына күренеп китсә дә - яшь артист Гөлназ Фатыйхова тулысынча ача, характерын төгәл җиткерә алды. Ул спектакльдә уңышлы уйналган рольләрнең берсе булды, дип әйтә алам. Рамазанның тәртибе турында сөйләшергә килгән мәктәп директоры Галия Әхәтовнаны да Гөлназ Фәхразиева тиешенчә уйнады. Берсенә - яхшы печәнлек, икенчесенә мәктәбен җылытырлык утын кирәк булган шушы ике хатын-кыз катнашындагы эпизодлар аша Аю Кәримнең авылда тормыш дилбегәсен кулында тотучы урманчы икәне аңлашыла.
Улының "кешеләр арасындагы бүре булып яшәвен” теләүче Аю Кәримнең фәлсәфәсе ничек кенә кешелексез булмасын, аның өчен изге нәрсәләр дә бар: туган туфрак, туган авыл, туган як урманы...
Ә аның улы мәктәптә укыганда ук сәләтләре белән үзеннән аерылып торучыларга карата күңелендә көнчелек, үч саклый. Күзе төшкән умартачы кызы Гөлнараның класслары белән шигырь язуларына ачу итеп, район газетасында аларны тәнкыйтьләп чыга. Түгәрәк җитәкчеләренә үч итеп, ул яши торган фатирга ут төртә... Үчлекле мөхәррирнең (аны Альберт Ибраһимов шома уйнады) фатыйхасы һәм картаеп беткән кызына кияү эзләүче министр туганының ярдәме белән, калага китеп, Рамазан "кеше була”: журнал редакторы кәнәфие, эш бүлмәсе, бүлмә ишеген саклаучы сәркатип кыз. Кода-кодагыйлык һәм, иң мөһиме: кемнеңдер кемнәндер үч алуга корылган уены сәләтсез Рамазанны җитәкче кәнәфиенә утыртуга, ул коеп куйган түрәгә әйләнә.
Бу урында режиссерның түрәләре турны узган, бюрократлык киртә-чикләрне җимереп ташлаган җәмгыятьнең бүгенгесен шулкадәр дә оста чагылдыруын әйтергә кирәктер.
Рамазанны уйнаучы яшь артист Рафил Зәйнуллинны театрның зур табышы, дип язам икән, моңа нигез бар: үсмер бала белән карьерага омтылучы арасындагы бәйләнешне саклаган хәлдә, ул бу рольне тамашачыга чын тормыштагыча җиткерә алды.
Җәмгыятьтә азган "түрәлек чире” белән бергә тагын әле кешеләр өчен үтә дә куркыныч булган нәрсә - туган туфрак кадере мәсьәләсе дә күтәрелә әсәрдә. "Карурманга кереп адашкан яшьләр”, "Өзелгән яфрак кебек тулганалар, тулганалар да кайтып егылалар”, "Имән ни өчен үсә? Тамырлары җиргә береккәнгә үсә. Тамырларның береккән булуы кирәк...” – Аю Кәрим авызыннан әйтелгән бу сүзләр, шәһәрләшеп бетсәләр дә, җаннары авылда калган кешеләрнең фаҗигасен ачык чагылдыра. Алар шәһәрнеке түгел, әмма авыл өчен дә читләр. Ул кешеләрнең фаҗигасе – авыл фаҗигасе дә, чөнки кешеләре китсә, авыллар да бетә... Йә, әйтегез, бу безнең бүгенгебез түгелме?
Кешене кешелекле итә торган тагын бер нәрсә - ярату. Туган ягыңны, кешеләрне ярату, күзең төшкән ярыңа булган хисләр... Анысы да Рамазан һәм умартачы кызы Гөлнара образлары аша бирелә. Гөлнара гомере буе үз күңеленә, хисләренә тугрылык саклый. Бу урында, минем уемча, Гөлнараны уйнаучы Альбина Төхвәтуллина героинясының эчкерсезлеген, самимилеген тулысынча тәсвирласа да, рольне үсештә күрсәтә алмады.
Спектакльнең буеннан-буена Рамазан җанындагы яхшылык белән явызлык тартыша, бүре каны белән Рамазанның диалогы аша бирелә. Бүре каны, бүре хәтере... Бәлки сәер чагыштырудыр, әмма миңа калса, һәрбер кешедә бүреләргә хас сыйфатларны табарга була, кемдәдер ул күп, ә кемнәрдәдер азрак. Ни кызганыч, ерткычлыкка килгәндә, кешеләр табигать кануннарына буйсынып яшәүче бүреләрне дә уздыралар: бер-берсен үтерәләр, балаларын ташлыйлар һ.б.
Кешеләрнең кешелеклеген югалтып, бүре кануннары белән яшәүләренә нәрсә сәбәпче? Театр артисты Фарил Вафиев башкарган Бүре авызыннан яңгыраган сүзләрдәгечә, кешеләр үзләре үк түгелме икән: "Кем ерткычрак бит әле?.. Тәбигатьтән ерак киткәнсез, әйләнеп кайта алырсызмы?” Ә тәбигатьтәге бөтенлекнең җимерелүе җәмгыятьнең дә, кешеләр яшәешенең дә фаҗигасе шул.
Фирая Моратова.
"Ватаным Татарстан”, 6 апрель, 2011 ел.