Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

“Гөнаһлы мәхәббәт өрәге”н карагач...

Хәтерем ялгышмаса, режиссер Рөстәм Галиевнең рус классикасына беренче мәртәбә мөрәҗәгать итүе бу. Шуңа күрә дә, беренче чиратта, рус мохитен ничегрәк чагылдырды икән, дигән уй килде башка. Җитмәсә, әле бер ел элек, театрның бу әсәрне сәхнәләштерергә керешкәнен ишеткәч, Анатолий Ивановның "Жизнь на грешной земле” китабын кабат укып чыккан идем. Югыйсә, үз-үземә ничә мәртәбәләр сүз биргәнем булды сәхнәләштереләчәк әсәрне укымам дип; укысаң, сәхнәдә шуның чагылышын көтәсең бит...

Пәрдә ачылганчы, сәхнә бизәлешен күз алдына китерергә тырышып утырдым. Мөгаен, сәхнә элекке рус авылынча, рус өенчә бизәлгәндер: өстәл-урындыклар, почмакта – кач һ.б.
    Ә сәхнәне тутырып, урта бер җирдә көйләнгән алагаем озын, саллы бүрәнәне күргәч, тетрәп киттем. Әйе-әйе, агач бүрәнә. Кеше биеклегенә җитә язып, өскә күтәртелгән һәм кыл уртадан идәнгә беркетелгән. Йа Хода, әле геройлар авызыннан бер сүз дә ишетелмәгән, ә җансыз образлар теле булган Үлчәү-багана инде спектакльне башлап, тамашачыны сәерсендерде, тетрәндерде. Нәрсәне үлчәячәк ул? Кешеләрнең гамәлләрен, тормыштагы яхшылык белән яманлыкны, каралык белән аклыкнымы? 
    Чая Мария (Гүзәл Шәмәрданова койды да куйды бу рольне) белән эчкерсез авыл егете Павелның (Юрий Павлов – үз югарылыгында!) мәхәббәттә аңлашуны һәм, шулай ук, авылга җитәкче булып килгән күн итекле хәйләкәр егет Денис (Рафил Зәйнуллин, һәрвакыттагыча, образда яшәде) һәм Мария мөнәсәбәтен чагылдырган күренешләрдә дә җансыз образ теле кулланылган: аклыкны, сафлыкны гәүдәләндерә торган тукыма-япма. Кайчак ул бар сәхнәне тутырып куя, геройлар үзләре дә, аларның хәрәкәт-сүзләре дә вагаеп калгандай тоела. Җилбәзәк Мария ике егет арасында бөтерелә-бөтерелә дә, Денисны сайлый. Аларның бер-берсенә якынаю мизгелләрендә дә (хореографик алымнар белән шулкадәр оста итеп бирелгән) шул ук "ак япма теле”ннән файдаланылган. Сәхнәдә әледән-әле күренеп ала торган бу алымны режиссер, геройлар уены аша, кешеләрнең үзләре кылган гамәлләр белән, дөньяда ничек итеп сафлыкны, чисталыкны таптап үтүләрен бирү өчен файдаланган дигән тойгы кала.
    Нахак бәла ягып төрмәгә утыртканы өчен Денистан үч алу теләге олыгайган Павелны (анысын инде иң оста артистлары Рәис Галиев уйнады) сугыштан да, әсирлектән дә исән-сау чыгара. Шул рәвешле, иң яман гамәлләрнең берсе булган Үч дигәне дә язмыш үлчәве тәлинкәсенә салына. 
    Спектакльнең тәэсир көчен арттыру өченме, Рух образын да керткән режиссер. Сәхнәдәге Рух та кешенең онытылган, җуелмас намус авазы булып, гомере буе аның артыннан ияреп йөри. Павелның яшь чагын уйнаган Юрий Павловның Рух образын да башкаруын тамашачы башта аңлап җиткерә алмыйчарак утырды. Әмма аның: "Мин – Рух, синең халәтең, синең кылган гөнаһларың. Мине син үзең тудырдың мәхәббәтне түбәнсетеп, гаепсезне гаепле итеп”, дигән сүзләре тамашачыны уйга салгандыр, мөгаен.


 Павелны Мәет җыючы итү дә - режиссер фантазиясе. Шул ук читләтеп әйтү булган образлар теленә күчерсәк, анысы җир йөзен кешеләрнең узгандагы гөнаһларыннан, яман гамәлләреннән арындыру өчен кулланылгандыр, дигән фикер калды. Ни өчен Павел, мәкер-хәйлә капчыгы Денис түгел, дигән уй килә дә алмый, чөнки агарту-чистарту мәкерлеләргә хас нәрсә түгел.
    Сүз дә юк, комедия күрергә теләп барган тамашачы өчен, "Гөнаһлы мәхәббәт өрәге” авыр әсәр, фәлсәфи әсәр. Һаман да шул тормыш, яшәеш фәлсәфәсе. Аны режиссер төп геройларның берсе булган Павел авызыннан әйттерә: "Кешеләр кылган явызлыклары өчен исәп-хисап ясап китәргә тиеш. Үзләре ясамый икән, балаларына кала...”.
    Бу спектакльне караганда, үзең дә сизмәстән, шул геройлар арасында яши башлыйсың. Үз-үзеңә сорау бирәсең: ә мин дөньяда дөрес яшимме соң, рәнҗешсез, кешеләр кичермәс гөнаһларсыз?.. Спектакльнең тәэсир көче бу. Сәхнәдәгеләрнең кичерешләре, күңел сызланулары, үкенечләре тамашачыны да үз эченә бөтереп алып кереп китеп, ике арадагы киртәне бетерә, зал белән сәхнәне бербөтенгә әйләндерә. 
    Кыскасы, режиссер Рөстәм Галиевнең "Гөнаһлы мәхәббәт өрәге”н мин, татар театр дөньясының яңача сәнгать югарылыгындагы үзгәрешенә юл башы дип кабул иттем. Театр белгечләре моның белән килешерме-юкмы, анысы тәнкыйтьчеләрнең үз эше, әмма вакыт дигәне гади тамашачы фикеренең дөреслеген үзе үк раслый. 

Фирая Моратова
"Туган як”, 19 апрель, 2011 ел.