Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Казан кызы белән Балтач егетен Түбән Кама кавыштыра

Шәһәрдә яшь парлар чагыштырмача күптән түгел генә яшәсәләр дә, алар түбәнкамалыларга яхшы таныш. Татар Дәүләт Драма театрының яшь артистлары һәм күркәм гаиләсе. Дустанә мөнәсәбәт, бер-береңә хөрмәт һәм саф сөю - бу ныклы гаиләгә генә хас булган сыйфатлар.   Шундый гаиләләрнең берсе Түбән Кама татар дәүләт драма театры яшь артистлар пары -  Юрий һәм Гүзәл. Аларны театрга булган мәхәббәт берләштерә. Гүзәл Казан кызы, Ә Юрий Балтачтан. 2003 елда Казан театр училищесында танышалар. Юрий белән Гүзәлнең студент еллары бергә уза. Диплом спектакльләрен карарга Рөстәм Галиев килә, шунда аларны курсташлары белән бергә Түбән Камага, эшкә чакыралар.  Әмма, һәркемнең планы төрледән була. Түбән Кама яшь парларны кавыштыра. 2008 елның август аенда Гүзәл белән Юрий гаилә корып яши башлыйлар. Хәзер ике яшьлек малайлары үсеп килә. Театрга килгәндә аларның уку елларында да, 4 ел эшләү дәверендә дә бергә уйнаган рольләре булмый. Соңгы спектакльләрдә генә бергә уйный башлыйлар. Эшкә килгәндә, хәзер театр сезоны, тиздән ябылачак. Тик, спектакльләр кую һәр атнаны диярлек. Юрий белән Гүзәл өйдә дә, эштә дә бергә. Актер  һөнәрен сайлап гомер итүче яшь парларга хәзерге заман тормышында җиңелләрдән түгел. Әмма, Юрий белән Гүзәл һөнәрләренә дә, гаилә кыйммәтләренә дә тугры булып яши беләләр, шулай ук илгә тәрбияле балалар да үстерәләр.  

http://ntrtv.ru/4481-kazan-kyzy-bel1241n-baltach-egeten-t1199b1241n-kama-kavyshtyra.html