Күптән түгел Түбән Кама татар дәүләт драма театры Бурятиядә уздырылган милли театр фестивалендә булып кайтты. Баш режиссер Рөстәм Галиев эшлекле сәяхәт тәэсирләре белән уртаклашты.
-Рөстәм әфәнде, Бурятиянең табигате һәм милли үзенчәлекләре сездә нинди тәэсир калдырды?
-Милли театр фестивалендә ундүрт илдән килгән театр артистлары катнашты.
Иң гаҗәпләндергәне һәм сокландырганы: Байкал күле һәм аның тирәсендәге табигатьнең гүзәллеге. Күлнең матурлыгын сөйләп бетереп булмый, аны үз күзләрең белән күреп кайтырга кирәк. Поездда барганда күлнең иге-чиге, яры күренми, шунлыктан үзеңне судан барган кебек хис итәсең. Бурятиядә дә безне таң калдырган әйберләр җитәрлек иде. Әйтик, алар эчә торган суның чисталыгы һәм тәмлелеге... Краннан агып торганын бурятлар рәхәтләнеп эчә. Сулары Байкалдан килә икән. Аның суы дөньяда иң чиста булуы турында ишеткәнем бар иде инде, моның чыннан да шулай булуына үзем эчеп карагач кына инандым. Бурятлар, гомумән, табигатьтән аерылмаган. Алар, нигездә, гади агач йортларда яши. Анда ике йәки өч катлы коттеджлар, бер-берсеннән арттырып ясыйм дип төзелгән купшы особняклар юк. Йортларына газ кертелмәгән. Ә шулай да бай яшиләр. Урамнарда гел «иномарка»лар гына күрдек. Югыйсә, бер генә нефть суырып ала торган җайланма да очратмадык. Матди тормышлары гына түгел, рухи дөньялары да бай аларның. Үзләренең милли театры бар, халык аның спектакльләренә бертуктаусыз йөри. Бурятлар күп телләрне белә: бурят, шулай ук, монгол һәм рус телләрендә иркен аралашалар.
Гомумән, Бурятия кешеләренең табигый халәте бозык түгел. Шәһәрләре дә искиткеч чиста.
-Нинди спектакль белән бардыгыз? Ул бурят тамашачысында нинди фикер уятты?
-Без Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Бүре каны» драмасы белән бардык. Ул рус теленә синхрон рәвештә тәрҗемә ителеп барса да, бурятлар аның татар телендәге оригиналын карадылар. Әлеге драма – чын сәнгать әсәре. Ә сәнгать ул – мәңгелек, аны аңлау өчен тел кирәкми. «Бүре каны»н мин махсус сайладым. Спектакльгә гашыйк булган монголлар исә (фестивальдә алар да бар иде) безне Монголия башкаласы Улан-Батырга кунакка чакырдылар.
-Рөстәм әфәнде, Бурятия башкаласы Улан-Удэда нинди милли ризыклар белән сыйландыгыз?
-Бурятларның поза «бууза» дигән милли ризыгыннан авыз иттек. Ул безнең мантыйны хәтерләтә. Тик аның эчендә бәрәңге юк, ул иттән генә ясала һәм эченә күп итеп шулпа салына. Позаны дөрес капмасаң, кайнар шулпасы өстеңә чәчри, битеңне-кулыңны пешерә һәм киемеңне пычрата. Эчемлекләрдән алар кымыз һәм чиста Байкал суын эчәләр.
-Инде сез Бурятиядән әйләнеп кайткач, Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Т.Миңнуллинның «Нәзер» комедиясе белән 22нче сезон ачылды. Яңа сезонда тамашачыларны нәрсәләр көтә?
-Яңа сезонда Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары» комедиясе куелачак. Үлем түшәгендә яткан Гарифулла бабай министр, прокурор, тикшерүче булып эшләүче балаларын үзенә җыя һәм нигез ташлары турында сөйли. Шуңа бәйле рәвештә вакыйгалар чишелеш таба. Гарифулла бабай ролен кем башкарачагы әлегә сер булып калсын. Моннан тыш, чуваш язучысы Николай Угаринның «Сөйгән ярым ятка кала» һәм «Канлы фата» әсәрләре буенча эшлим. Гадәттәгечә, Яңа ел бәйрәменә балалар өчен уеннар әзерләү белән мәшгульбез. Спектакль кую бер дә җиңел эш түгел. Аның өчен, ким дигәндә, өч ай вакыт кирәк. Чын сәнгать әсәре булсын өчен тырышам. Спектакль барганда, тамашачы белән бергә залда утырам. Андагы рухны мин үзем тоярга тиеш. Тамашачының карашы миңа алга таба эшләргә юнәлеш бирә.
Әңгәмәне Л. Афзалова алып барды.
"Туган як" газетасы, 21 октябрь, 2011 ел