Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Юрий Павлов: «Тамашачыны сөендерергә язсын».

Тезгеннәрен өзеп чапкан тайдай җитез, Яшьлек дәрте, биниһая, чама-чиксез. Әйткән сүзе берәгәйле, бик үтемле, Үзе сабыр, үзе тыйнак, һай, сөйкемле! — дип язган Галия Ибраһимова, Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павловның сәхнәдәге уенына мөкиббән китеп.

 Тезгеннәрен өзеп чапкан тайдай җитез,
      Яшьлек дәрте, биниһая, чама-чиксез.
      Әйткән сүзе берәгәйле, бик үтемле,
      Үзе сабыр, үзе тыйнак, һай, сөйкемле! —
дип язган Галия Ибраһимова, Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павловның сәхнәдәге уенына мөкиббән китеп. 

      Үзебезнең театрга даими йөрүче тамашачылар арасында Юрий Павловны белмәүчеләр юктыр. Аны «СыСыСыРда ясалган...нар»дагы Кафил, «Тиле яшьлек»тәге Хәниф, «Бүре каны»ндагы Торна Салихы, «Алпамыш Алпавыты»ндагы 5-6 яшьлек Ирбатыр, «Нәзер»дәге Хикмәтулла, «Яшьлек белән очрашу»дагы Айдар итеп беләләр. Студент чагымда театрыбызга беренче мәртәбә килгәч, нәкъ менә Юрийның уенына, тавышына һәм сәхнәдә үз-үзен тотышына игътибар иткән идем.
— Юрий, үзең турында сөйләп китсәң иде.
— Киров шәһәрендә укытучылар гаиләсендә тудым.  Миңа алты яшь чагында, гаиләбез белән Балтач районының Субаш авылына күченеп килдек. Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы театр училищесына укырга кердем. Биредә дүрт ел укыгач, Түбән Кама татар дәүләт драма театрына эшкә чакырдылар. Группада унике кеше укыган идек, шуларның сигезе бирегә килеп урнашты, арабызда сезгә яхшы таныш Рафил Зәйнуллин, Гөлназ Фатыйхова, Альбина Төхфәтуллина, Раушан Асатов, Гүзәл Шәмәрданова да бар иде. Монда безгә тулай торакта урын бирделәр.  Егетләр — Вахитов урамындагы тулай торакта, кызлар исә Корабельная урамындагысында урнашты. Шулай бер-беребезгә кунакка йөрешә торгач, Казан кызы Гүзәл Шәмәрдановага күзем төште. Ярты ел йөргәннән соң, өйләнештек. Бүгенге көндә ике малай үстерәбез. Олысы Бәхтияргә — ике яшь. Күптән түгел икенче мәртәбә әти булдым.  Улыбызга Билал дип исем куштык. 
— Юрий, рольләреңне санап бетерерлек түгел, шулай да иң яратып башкарганың кайсысы? 
—Кайсы образ тамашачының күңеленә ныграк тәэсир калдыра, шул роль отышлырак, дип саныйм. Тамаша залыннан бөркелеп торган саф хисләрне, энергетиканы тою миңа илһам өсти, җаныма май булып ята. Аны аңлатып кына бетереп булмый. Шуннан соң ничек сәхнәне ташлап, шундый изге урынга хыянәт итим инде.
— Театрдан калган буш вакытыңны ничек уздырасың?
— Узган ел балалар өчен театр студиясе ачылды. Хатыным Гүзәл анда сәхнә телен укытса, мин актерлык осталыгы буенча дәресләр бирдем. Студиядә шөгыльләнүче балалар белән шәһәребез мәктәпләрендә Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган «Очты дөнья читлегеннән» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырдык. Быел эш графигының тыгыз булуы, Бурятиягә фестивальгә барып кайтуда дәресләребезне бераз тоткарлады. Укучыларыбыз көтә, шалтыратып сорыйлар, аларның ышанычын акларбыз, дип өметләнәм. Хәзер артистларыбыз белән Мари Ладоның «Гап-гади вакыйга» әсәре өстендә эшлибез, үземне режиссер буларак сыныйм.
Өйдә булганда исә, рәсем ясарга, агач кисәргә яратам. Гүзәл белән йөргәндә, аңа тартмачык ясап бүләк иткән идем. Ләкин хәзер, кызганычка, алар белән утырырга вакытым юк. Телевизор карап утырганда, Гүзәл, эшем бар минем дип, кечкенә Билалны кулыма тоттыра. Кичләрем аны уйнатып уза.
— Гаиләдә син ниндирәк ир? Бу турыда безгә сөйләп китсәң иде.
— Дөресен генә әйткәндә, мин гаилә өчен яратылмаганрак кеше шул. Гүзәлгә бик авыр минем белән, барлык хуҗалык эшләрен аңа алып барырга туры килә. Шулай да ул түзә белә. Һәр кеше үз тормышын күпмедер дәрәҗәдә төрләндерергә, ачык төсләр белән бизәргә тели, көн саен ниндидер яңалык көтеп яши. Хатынымның нурлы йөзен театрда күрү аның серлелеген киметә кебек. Кеше ачылып бетмәгәндә,  серле булганда, өстәвенә, күпмедер вакыт күрешми торсаң, аның тагын да кадерлерәк булуын аңлыйсың.
— Җанатарларың күпме? Гүзәл аларга ничегрәк карый?
— Җанатарлар диюгә, әбиләр күз алдыма килә. Яшьләр арасында фанаткалар бардырмы-юктырмы, анысын төгәл генә белмим. Ә менә әбиләр, юлда туктатып, спектакльләрдәге рольләрем өчен мактыйлар. Базар яки кибет ише урыннарда да танып эндәшәләр. Кеше бит мактауга мохтаҗ. Теге яки бу дәрәҗәгә ирешүемә театрыбыз җитәкчесе Рөстәм Галиевнең өлеше зур. Гүзәлгә килгәндә исә, ул фанаткаларга бик уңай карап бетермидер инде. Һәр кеше, күпмедер дәрәҗәдә, көнче була, дип уйлыйм. Кемдер эчтән генә яна, ә кайберәүләр тыштан көеп йөри. Гүзәлкәем, эчтән генә янып-көеп йөридер, дип уйлыйм.
— Юрий, синең фикереңчә, халык театрга ни өчен килә? Тамашачыларга нәрсә әйтер идең?
— Спектакльләр карасыннар, күңелләрендә рухи байлык тупласыннар. Халкыбыз моңа бик мохтаҗ, дип уйлыйм. Безгә киң күңелле, гади халык йөри. Театрны яратулары өчен зур рәхмәт аларга. Ә менә түрәләрнең әлләни күренгәне юк. Россиядә нинди зур урын тоткан, гигант заводлары булган бай шәһәребездә җитәкчеләр рухи яктан ярлы, театрга мөнәсәбәтләре бик түбән.
— Киләчәккә планнарың нинди? Тамашачыны ниләр белән сөендерәчәксең?
— Планнарга һәркемнеке бардыр инде ул. Бүгенге көн агышында, алга карап яшим. Тамашачыларны тагын да матур, акыллы спектакльләр белән сөендерергә насыйп булсын иде. Хезмәттәшләремә дә гел уңыш елмайсын, авырмыйча, бер-беребезгә таянып, озак еллар иҗаттан ләззәт алып, тамашачыны сөендереп яшәргә язсын иде.
Әңгәмәне Л.АФЗАЛОВА алып барды. 
"Туган як" газетасы, 11 ноябрь, 2011 ел.