Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Театру присвоено имя Туфана Миннуллина!

Түбән Кама татар дәүләт драма театрында, Туфан Миңнуллин исеме бирелүгә бәйле рәвештә, бу яңа сезонны ачу аеруча тантаналы төстә узды. Тантанада танылган шагыйрь, сәясәтче, дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев, үзебезнең муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, драматург Туфан аганың җәмәгате Нәҗибә Ихсанова, башка шәһәрләрдән татар театрлары вәкилләре, язучылар һ.б.катнашты.

Түбән Кама татар дәүләт драма театрында, Туфан Миңнуллин исеме бирелүгә бәйле рәвештә, бу яңа сезонны ачу аеруча тантаналы төстә узды. Тантанада танылган шагыйрь, сәясәтче, дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев, үзебезнең муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, драматург Туфан аганың җәмәгате Нәҗибә Ихсанова, башка шәһәрләрдән татар театрлары вәкилләре, язучылар һ.б.катнашты.  

   Кайбер татар театрларында никадәр кычкырып һәм пафос белән уйнасаң, шуның кадәр яхшырак, дигән фикер яшәп килә бугай. Күңел түреннән чыга торган «Мин сине яратам» сүзен шундый итеп әйтәләр ки, ирексездән, халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевкә ияреп, «едва ли», дип куясың. Ә менә үзебезнең театр артистлары, халыкчан һәм күңелгә ятышлы итеп уйнау осталыгына ия. 
Шуңа күрә дә, кичәнең беренче өлешендә алдагы елларда куелган, халык арасында яратып кабул ителгән спектальләрдән өзекләр уйнауларын тамашачы яратып кабул итте. Ачылу тантанасы үзе К.Тинчурин исемендәге театр фестиваленең быел уздырылганында югары бәя алган «Яра» спектакленнән өзек белән башланып китте.
Нәбирә Гыйматдинова (тантанага язучы үзе дә килгән иде) әсәре буенча куелган «Бүре каны»ннан һәм, шулай ук, русчадан тәрҗемә булган«Гөнаһлы мәхәббәт өрәге»ннән өзекләр дә биюләр, пластика һәм грация белән тамашачыны сокландырды.  Т.Миңнуллинның стиле үзенчәлекле, башкалар белән бутап булмый торган «Нәзер»е дә уйланырга мәҗбүр итте. Кичәнең икенче өлешендә тантана кунаклары Разил Вәлиев, язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, мәдәният министрлыгы вәкиле Зөлфия Салихова, Г.Камал  исемендәге татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Чаллы,  Әлмәт, Минзәлә шәһәрләренең һәм, шулай ук, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрлары вәкилләре, муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, баш архитектор Фирдәвис Ханов чыгыш ясады. Сүз алучылар театрны Туфан Миңнуллин исеме бирелү уңаеннан котладылар, яңа әсәрләр сәхнәләштерүләрен теләделәр. (Ахыры 2нче биттә). Рәсемнәрдә: Разил Вәлиев котлый; театрыбыз Туфан Миңнуллин исеменә ия булды.
Рифкат Якупов фотолары