logo
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге
Түбән Кама татар дәүләт драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

История

afisha img
  • Тарих

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры.

  • 1989 нчы елда Ленин орденлы "Түбән Кама Нефтехим" җитештерү берләшмәсе каршында театр-студия буларак оештырыла.

  • 1994 – татар яшьләр театры итеп үзгәртелә.

  • 1997 – татар драма театры статусын ала.

  • 2007 – дәүләт театры статусы бирелә.

  • 2012 – театр күренекле драматург Туфан Миңнуллин исеменә лаек була.

   Театрга нигез салучылар: Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, театрның беренче баш режиссеры Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев, «Нефтехим» берләшмәсенең генераль директоры Гаяз Җәмикъ улы Сәхапов, Халык иҗаты йорты директоры Татарстан Республикасының атказанган артисты Анатолий Степан улы Богатырев (хәзер мәрхүм).

   Театр үзенең беренче сезонын Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасы буенча куелган «Кызлар кызык итәләр» музыкаль комедиясе белән ача. Режиссер Рөстәм Галиев, композитор Мохтар Минһаҗев, рәссам Рафаэль Шакиров (хәзер мәрхүм).

   Театрның беренче артистлары: Гөлгенә Зәйнуллина, Гөлнур Галиева, Олег Фазылҗанов, Илшат Мостафин, Илдар Закиров, Фарил Вафиев, Разил Сибгатуллин, Илдус Әхмәтҗанов, Гөлчәчәк Габдрахманова.

   Беренче спектакльләр: Т.Миңнуллин “Яшьлек белән очрашу”, “Ай булмаса йолдыз бар” (режиссер – Р.Галиев), Г.Каюмов “Адашкан чәчәкләр”, “Бәхетеңне кәҗә сөзсә” (режиссер – Р.Галиев), Р.Галиев “Карурман аша” (режиссер – Р.Галиев), Аманулла “Итәкле кияү” (режиссер – Р.Галиев).

   Театр үсешенә үзләренең зур өлешләрен керткән иҗат көчләре: режиссерлар Рөстәм Фатыйхов (хәзер мәрхүм), Байрас Ибраһимов, Гафур Каюмов (хәзер мәрхүм), Фаил Ибраһимов, директорлар Е.Н.Мурлатов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Чабатов, әдәби бүлек мөдире, тамашачы буенча директор урынбасары Розалия Чабатова, рәссамнар Әхәт Закиров (хәзер мәрхүм), Ленар Гыйльметдинов, Михаил Греньков, театрның баш рәссамы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Насихов, костюмнар буенча рәссам Фәридә Мөхәммәтшина, композиторлар Азат Нәҗмиев, Юрий Чаплин, Мохтар Минһаҗев, артистлар Айдар Каримов (хәзер мәрхүм), Татарстан Республикасының халык артисты Ания Фәттахова (хәзер мәрхүмә), Татарстан Республикасының атказанган артисты Мәүҗит Фәттахов.

    Бүгенге көндә театрда эшләүче артистлар: Татарстанның атказанган артистлары – Фәхразиева Г.А., Вафиев Ф.Ф., Галиев Р.А., Карпова Д.К., Гыйниятуллина Ф.Ф., Ибраһимов А.Х., артистлар – Әгъләмова А.Р., Әсәтов Р.Р., Әсәтова Э. Р., Әхсәнова С.Т., Әхмәтҗанова Л.Х., Галиева Г.Ш., Гарипов Р.Ф., Зәйнуллин Р.Ш., Павлов Ю.В., Сәләхова Т.Ш., Сибгатуллина Т.Ф., Терентьев Д.О., Терентьева Г.Р., Усманова С.Э.,  Хөсәенов А.М., Хөсәенова Н.И., Чупашева Л.Р., Шәмәрданова Г.Ф.

   Театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев. Театрның баш режиссеры 2024 елның сентябреннән - Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия иясе Лилия Фәрит кызы Әхмәтова.

    Театр коллективы 100 дән артык әсәр сәхнәләштерде. Репертуарда татар, рус, чит ил драматургларының әсәрләре урын алды: М.Кәрим “ Кыз урлау”, “Ай тотылган  төндә”, Һ.Такташ “ Җир уллары трагедиясе”, Г. Исхакый  “Өч хатын белән тормыш”, К. Тинчурин  “ Ил”, И.Юзеев “Соңгы төн”, Н. Гыйматдинова “Бүре каны”, М.Гыйләҗев “Яра”, О.Хайям  “Үзем белән үзем”, А.Иванов “Гөнаһлы мәхәббәт өрәге”, Т.Миңнуллин “Яшьлек белән очрашу”, “Нәзер”, "Әлдермештән Әлмәндәр", Р.Галиев “Кадер кичәсе”, Ч.Айтматов “Анам кыры”, А.Островский "Бирнәсез кыз", Б.Васильев "Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...", Ф.Достоевский "Сакаллы сабый", Л.Толстой "Алаша", К.Тинчурин "Сүнгән йолдызлар" һәм башка спектакльләр.

Театр катнашкан фестивальләр:

1. К.Тинчурин исемендәге фестиваль, Казан, 1991ел. Т. Миңнуллин «Кызлар кызык итәләр» (диплом).

2. К.Тинчурин исемендәге фестиваль, Казан, 1991ел.Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу» (диплом).

3. Театр фестивале, Түбән Новгород, 2000 ел. Ю. Сафиуллин «Йөзек  һәм хәнжәр» (актер Илшат Мәрдәнов «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулый).

4.  К.Тинчурин исемендәге фестиваль, Казан, 2001 ел. А. Хәсәнов «Әти диясем килә» (актриса Алсу Вәлиева «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулый).

5. Төрки театрларның халыкара «Нәүрүз» фестивале,  Казан, 2002 ел. М.Кәрим «Ай тотылган төндә» (диплом).

6. Кама арьягы театрлары фестивале, Әлмәт, 2003 ел. Һ.Такташ «Җир уллары трагедиясе» (спектакль берничә номинациядә билгеләнеп үтелде:
- татар классикасының заманча чишелеше өчен (режиссер Рөстәм Галиев);
- иң яхшы рәссам эше өчен;
- төп ир-ат ролен башкаручыга «Өмет» номинациясендә җиңү).       

7. Татар театрының 100 еллыгына багышланган фестиваль,  Казан, 2007 ел. И. Юзеев «Соңгы төн» (диплом).    

8. Төрки театрларның халыкара «Нәүрүз» фестивале, Казан, 2009 ел.  Н.Гыйматдинова «Бүре каны»  (фестивальнең иң яхшы спектакле дип табылды, диплом). 

9. I Халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү  фестиваль - форумы, Казан, 2010 ел.

10. Төрки халыкларның X «Нәүрүз» халыкара театр фестивале, Казан, 2011 ел.  А.Иванов «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» (фестивальнең иң яхшы спектакле дип табылды, диплом). 

11. Милли театрларның  Халыкара “Алтан Сэргэ” фестивале. Бурят республикасы, Улан-Удэ, 2011 ел. Н.Гыйматдинова «Бүре каны» (театр белгечләре һәм критикларының югары бәясенә лаек булды, диплом).

12. Халыкара «Мең сулыш – бер тавыш» театр фестивале, Төркия, Конья, 2012 ел.  Н.Гыйматдинова «Бүре каны» (театр белгечләре һәм критикларының югары бәясенә лаек булды, диплом).

13. II Халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү  фестиваль - форумы, Казан, 2012 ел.

14. К.Тинчурин исемендәге фестиваль, Казан, 2012 ел. А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев «Яра» (фестивальнең иң яхшы спектакльләренең берсе дип табылды, диплом).

15. “Хәрби-патриотик темага иң яхшы спектакль” республика конкурсы, Казан, 2012 ел.  А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев «Яра» (җиңүче булды һәм Гран-при алды). 

16. “Һөнәр” V Халыкара яшь татар режиссурасы фестивале. Казан, 2013 ел. И. Зәйниев «Хәерле юл!» (режиссер А. Гаффаров); Н. Угарин «Ярсыз ярлар» (режиссер Ю. Павлов). Юрий Павлов диплом белән бүләкләнде.

17. III Халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү  фестиваль - форумы, Казан , 2014 ел.

18. Милли театрларның II Халыкара “Алтан Сэргэ” фестиваль – форумы.  Бурят республикасы, Улан-Удэ, 2014 ел (катнашкан өчен сертификат).

19. Гомумроссия яшьләр "Артмиграция" форум-фестивале.  Мәскәү, 2014 ел.

20.“Һөнәр” VII Халыкара яшь татар режиссурасы фестивале. Казан, 2015 ел. М.Байҗиев "Назлыгөл" (Режиссер Ю. Павлов). Юрий Павлов диплом белән бүләкләнде.

21. IV Халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү  фестиваль - форумы, Казан , 2016 ел.

22. Үзәк Азия илләренең «Казахстан – Евразия йөрәге» VІ Халыкара  театраль  фестивале, Казахстан республикасы,Талдыкорган, 2016 ел. Ч.Айтматов "Анам кыры" («Чыңгыз Айтматовның әдәби мирасын яңа театраль тел аша ачу» номинациясендә  җиңү, диплом һәм акчалата бүләк).

23. Идел буе һәм Урал халыклары театрларының I Гомумроссия «Идел-Буа-Урал-пространство диалога» фестивале, Буа, Татарстан республикасы, 2017 ел. Ч.Айтматов "Анам кыры" (диплом).

24. VI Халыкара «АRT-ОRDO-2017» театр фестивале, Кыргыз республикасы, Бишкек, 2017 ел. Ч.Айтматов "Анам кыры" (артист Гүзәл Шәмәрданова «Анам кыры» спектаклендәге Тулганай роле өчен VI Халыкара «АRT-ОRDO» театр фестиваленең «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады). 

25. Әлфия Авзалова  исемендәге яшь башкаручылар, иҗат коллективлары төбәкара фестиваль-бәйгесе, Актаныш ТР, 2018 ел. («Нәфис сүз» номинациясендә III дәрәҗә диплом белән артист Алмаз Хөсәенов бүләкләнде).

26. V Халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү  фестиваль - форумы, Казан, 2018 ел.

27. Әлфия Авзалова  исемендәге I халыкара фестиваль-бәйге. Казань, 2018 ел. («Нәфис сүз» номинациясендә III дәрәҗә диплом белән артист Алмаз Хөсәенов бүләкләнде).

28. Милли театрларның  "Буа: диалог киңлегендә" III халыкара фестивале, Буа, 2019 ел. Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр" («Югары сәнгати дәрәҗәдә башкарган өчен» диплом).

29.  ХII Республикакүләм  «Халкым чишмәсе» татар яшьләре милли иҗат фестивале, Яр Чаллы, 2019 ел. ("Нәфис сүз" номинациясендә 1, 2, 3 урыннар өчен диплом, "Халык җыры" номинациясендә 2 урын өчен диплом, "Эстрада җыры" номинациясендә 1 урын өчен диплом).

30. ХI "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, Казан, 2019 ел. Б.Васильев "Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде..." ("Актив катнашкан өчен" диплом). 

31. "ТАТАR СҮЗЕ" Республикакүләм бәйгесе , Казан, 2021 ел ("Шигърият" номинациясендә I урын өчен диплом һәм акчалата бүләк белән артист Тамчыгөл Сәләхова бүләкләнде).

32. Кәрим Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургия театр фестивале, Казан, 2021 ел. Ркаил Зәйдулла "Нәгыймә" (диплом).

33. Әлфия Авзалова  исемендәге II халыкара фестиваль - бәйге, Казан, 2021 ел. («Нәфис сүз» номинациясендә лауреат дипломы белән артист Тамчыгөл Сәләхова бүләкләнде).

34. ХХV Халыкара Ф.М.Достоевский исемендәге театр фестивале, Бөек Новгород, 2021 ел. Ф.Достоевский «Сакаллы сабый» (диплом).

35. "Һөнәр" ХIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, Казан, 2021 ел. С.Рәмиев  «Таң вакыты» (диплом).

36. ХХVIII Россиякүләм «Алтын битлек» милли театраль Премиясе һәм Фестивале . Мәскәү, 2021-2022 ел. С.Рәмиев «Таң вакыты» (номинант, 5 номинациядә җиңүгә дәгъва итте:
"Кече формадагы иң яхшы спектакль/драма", "Иң яхшы режиссер эше/драма", "Иң яхшы ир -ат роле/драма", "Иң яхшы рәссам эше/драма", "Иң яхшы ут куючы рәссам эше/драма"). (Дипломнар).

37. VII Халыкара “Нәүрүз” театраль белем бирү фестиваль-форумы, Казан, 2022 ел. 

38. Мохтар Әүэзовның тууына 125 ел тулуга багышланган Урта Азия илләренең VIII Халыкара театр фестивале. Казахстан Республикасы, Алма-ата, 2022 ел. С.Рәмиев «Таң вакыты». («Шигъриятнең сәхнә сәнгатендә гәүдәләнеше» номинациясендә җиңүче дипломы, "Мохтар Әүэзовның тууына 125 ел тулуга багышланган Урта Азия илләренең VIII Халыкара театр фестивалендә катнашкан һәм театр сәнгатен саклауга, үстерүгә керткән өлеше өчен» диплом, төрки милләтләрнең халыкара «Тюрксой» оешмасы дипломы.) 

39.«Россиянең нефть, газ, химия шәһәрләре театр атналыгы», Түбән Кама, 2023 ел. В.Лифшиц, И.Кичанова "Мираликундия. Серле гиппопотам", М.Гыйләҗев «Аксак» ( "Профессиональ осталык өчен" дипломы). 

40. Төрки халыкларның XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале, Казан, 2023 ел. М.Гыйләҗев «Аксак» (диплом). 

41. «Россиянең нефть, газ, химия шәһәрләре театр атналыгы», Түбән Кама, 2024 ел. К.Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» ( "Профессиональ осталык өчен" дипломы). 

42. VIII Халыкара “Нәүрүз” театраль белем бирү фестиваль-форумы, Казан, 2024 ел.

43. VI милләтара «Сообщение» театр фестивале, Пермь крае, Кудымкар, 2024 ел. С.Рәмиев «Таң вакыты» («Иң яхшы рәссам эше» өчен диплом - Лилия Имаметдинова һәм Илшат Саяхов; жюриның махсус бүләге "Артист һәм хореографның талантлы дуэты өчен" - Алмаз Хөсәенов һәм Марсель Нуриев).

44. Моноспектакльләрнең XI "Монофест" фестиваль-бәйгесе, Пермь (Пермь крае, Кудымкар), 2024 ел. С.Рәмиев "Таң вакыты" (II дәрәҗә лауреат дипломы белән артист Алмаз Хөсәенов бүләкләнде).

45. "Яра" драмасы (Аяз Гыйләҗев әсәре буенча Мансур Гыйләҗев инсценировкасы) «Россиянең театр куелышларының алтын фонды» конкурсы шорт-битенә керде, 2025 ел.

46. Беренче республика премиясе «Аталарга хөрмәт» («Отцовское признание»). Театр директоры, режиссер Р.В.Галиев үз эченә «Яра» (А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев), «Нәзер» (Т.Миңнуллин), «Анам кыры» (Ч.Айтматов) спектакльләрен алган сугышчан-патриотик трилогия өчен "Кино һәм театр" номинациясендә җиңүче булды, 2025 ел.

47. «Россиянең нефть, газ, химия шәһәрләре театр атналыгы». Б.Васильев «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...» ( "Профессиональ осталык өчен" дипломы), Түбән Кама, 2025 ел.

    Театрның иҗат төркеме ике тапкыр Татарстан Республикасының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң югары бүләге – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген алуга кандидат булды:

- 2011 ел -  Н.Гыйматдинованың «Бүре каны» спектакле;

- 2018 ел - Ч.Айтматовның "Анам кыры" спектакле. 

    Мактаулы исемнәр, дәүләт бүләкләре, театраль премияләр алган театр артистлары һәм хезмәткәрләре: 

- Театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев –Татарстанның халык артисты (2011 ел), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006 ел), Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты (2015 ел), Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия иясе (2003 ел); "Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины" (2020 ел);

- Татарстан Республикасының атказанган артистлары: Гөлназ Фәхразиева (2006 ел), Фарил Вафиев (2008 ел), Рәис Галиев (2009 ел), Гөлгенә Зәйнуллина (2009, театрда эшләгән еллары 1989 - 2017), Дилә Карпова (2013 ел),  Физалия Гиниятуллина (2014 ел), Альберт Ибраһимов (2014 ел), Наил Сәйфетдинов (2018 ел) (хәзер мәрхүм);

- Баш рәссам Булат Насихов - ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013 ел), Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия иясе (2012 ел); 

- Костюмнар буенча рәссам Фәридә Мөхәмәтшина - ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе (2019 ел); 

- Рәссам-декоратор Светлана Батыршина - ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре (2012 ел);

- ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр: баш режиссер Р.В.Галиев (2005 ел), баш рәссам Б.В.Насихов (2012), костюмнар буенча рәссам Ф.М.Мөхәмәтшина (2012 ел), артистлар Р.А.Галиев (2005 ел), А.Х. Ибраһимов (2009 ел), Н.Ш.Сәйфетдинов (2009 ел), Г.Ш.Галиева (2014 ел), Г.Ф.Шәмәрдәнова (2019 ел), Р.Р.Әсәтов (2024 ел), Р.Ш.Зәйнуллин (2024 ел);

- ТР ның атказанган артисты Гөлназ Фәхразиева - «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде (2019 ел);

- Алмаз Хөсәенов - 2020-2021 сезон йомгаклары буенча «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе һәм фестивале номинанты («Иң яхшы ир-ат роле/драма» номинациясе - С.Рәмиевның "Таң вакыты" спектаклендә Сәгыйть Рәмиев роле өчен (2022 ел); 

-  Артист Гөлнура Галиева - ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре (2023 ел);

- ТР ның атказанган артисты Рәис Галиев - театр сәнгате өлкәсендә Зәкия Туешева исемендәге театраль премия лауреаты (2024 ел).

   Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» театраль конкурс-премиясе лауреатлары:

  Гүзәл Шәмәрдәнова (А.Иванов әсәре буенча куелган «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» спектаклендә Мария ролен башкарып «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү - 2012 ел);

 Физалия Гыйниятуллина (Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» әсәре буенча куелган «Гөргөри кызын бирә» («Свахи») музыкаль комедиясендә Үринә ролен башкарып «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү - 2014 ел);

  Гүзәл Шәмәрдәнова (Ч.Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектаклендә Тулганай ролен башкарып «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү - 2016 ел);

  Алмаз Хөсәенов (Т.Миңнуллинның «Əлдермештəн Əлмəндəр» спектаклендə Əҗəл ролен иҗат итүе өчен «Сəхнə» журналыннан махсус бүлəк - 2019 ел);

 Рәдис Гарипов (М.Кәрим әсәре буенча куелган «Озын-озак балачак» спектаклендәге Әсгать роле өчен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтыннан махсус бүләк - 2021 ел);

 Алмаз Хөсәенов (С.Рәмиевның «Таң вакыты» спектаклендәге Сәгыйт Рәмиев роле өчен «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән махсус бүләк - 2022 ел).

 Т.Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле ("Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең "Кече Ватан мәдәнияте" ("Кече шәһәрләр театрлары" юнәлеше) федераль проектының махсус бүләге, 2025 ел).

Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреатлары:

- Театрның сәнгать җитәкчесе –Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев (2003 ел). «Иҗади кыюлыгы һәм татар сәнгатендәге казанышлары өчен (Һади Такташның "Җир уллары трагедиясе» әсәрен сәхнәгә кайтару)»;

- Татарстан Республикасының атказанган артисты  Рәис Галиев (2011 ел). “Озак еллар дәвамында уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен ”;

- Баш рәссам Булат Насихов (2012 ел). “Озак еллар дәвамында уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен”;

- Татарстан Республикасының атказанган артисты  Дилә Карпова  (2014 ел). “Озак еллар дәвамында уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен”;

- Артист Гүзәл Шәмәрдәнова (2016 ел). "Театр сәнгатендәге казанышлары һәм Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен";

- Артист Юрий Павлов (2023 ел).“Озак еллар дәвамында уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен”.

ТР хөкүмәте Грантларын алучылар:

 - Артист Рафил Зәйнуллин ТР  хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән  бирелә торган Грантына лаек булды, "Перспектива" номинациясе (2010 ел).

- Артист Юрий Павлов ТР  хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән  бирелә торган Грантына лаек булды, "Перспектива" номинациясе (2011 ел).

- Театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев ТР  хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән  бирелә торган Грантына “Профессионал” номинациясендә лаек булды (2013 ел). 

- Артист Гүзәл Шәмәрдәнова ТР  хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән  бирелә торган Грантына лаек булды, "Перспектива" номинациясе (2013 ел).

- Артист Алмаз Хөсәенов ТР  хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән  бирелә торган Грантына лаек булды, "Перспектива" номинациясе (2019 ел).

Туфан Миңнуллин исемендәге театр премиясе лауреатлары:

2017 елда театрда, иҗади казанышларга ирешкәннәрне бүләкләү һәм татар халкының күренекле драматургы исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертү максатыннан, Т.А.Миңнуллин исемендәге театраль премия булдырылды.

 «Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш кертүе өчен» бүләкләнделәр:

- Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлназ Фәхразиева (2017 ел);

- Артист Гөлнур Галиева (2017 ел);

- Татарстан Республикасының атказанган артисты  Рәис Галиев (2018 ел);

- Татарстан Республикасының атказанган артисты Дилә Карпова (2021 ел);

- Татарстан Республикасының атказанган артисты Альберт Ибраһимов (2021 ел);

- Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы мәдәният йорты директоры Айрат Кадыйров (2021 ел);

- Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла (2022 ел);

- Артист Рафил Зәйнуллин (2023 ел);

- Әдәби бүлек мөдире Рәзилә Насыйбуллина (2023 ел);

- Татарстан Республикасының атказанган артисты  Фарил Вафиев (2024 ел);

- Татарстан Республикасының атказанган артисты  Физалия Гыйниятуллина (2024 ел).

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!