Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Отзывы

Имя:
Email:
Сообщение (*):


Введите символы, изображенные на картинке (*):


Звездочкой (*) отмечены поля, обязательные для заполнения.

Лейсан Хатбуллина

"Нәзер"не карадым. Рэхмэт бик зур! Шэп булды! Молодцы!

19.10.2017 00:00
Файма Рымарева

Здравствуйте! Вспоминала недавно про вас, рассказывала про театр, поездку на Байкал знакомым. По ТНВ (ура, у меня триколор, смотрю, наконец-то, Татарстан!) видела спектакль "Волчья кровь", потрясающий спектакль. Смотрела на одном дыхании, так же как в театре. Опять плакала. А еще спектакль «Яра» смотрела, опять слезы на глазах. Вот только с автором Гыйлажевым не согласна. Героиня должна была остаться с любимым не из чувства долга, а потому что любви не помеха изуродованное тело, любят сердцем, а не глазами. Это я с точки зрения зрителя своего поколения говорю, у каждого жанра свои законы. Главное то, что оба спектакля не оставляют равнодушными, заставляют думать, размышлять. И какое это счастье вдали от Татарстана видеть по телевизору ставшие родными ваши лица. Простите, что пишу по-русски, т.к. по-татарски пишу с ошибками. Если будет возможность - переведите, пожалуйста, на татарский литературно мое письмо и опубликуйте в газете, пусть все знают как ценят ваш театр в далекой Бурятии. Счастье, что вы приезжали на фестиваль в Улан-Удэ, а теперь видеть вас на экране – вроде вы рядом опять. Огромный привет всей труппе, спасибо за то, что вы есть. С уважением, Файма Шафиковна Рымарева. г.Улан-Удэ.

03.05.2017 17:09
Эльвира Рафикова

Театр ул көзге сыман. Син аңа карыйсың, ә ул сиңа үз сыныңны күрсәтә! Сының сиңа, син сыныңа текәләсең... Әйе, иң алдан син актерларга кушылып алар белән сулыйсың, аларның кичерешләрен кичерәсең, алар сиңа бер-бер артлы уйлар сала. (Һәм бит, аңлыйсың аларның хәлен! Мине аңламаучы кадерлеләрне театрга йөртергә кирәк!) Ул уйлар спектакльне, дөньяны, ахыр чиктә үзеңне дә берничә күзлектән күрсәтә. Ә уйлап карасаң, театрга юлның башы нәкъ менә Түбән Кама татар дәүләт драма театрыннан башланган икән. (Рәхмәт, театр артисты булган җизнигә, һәм кечкенәдән безне үзе белән театрга йөрткән Олы апага!) Кайбер спектакльләре берничә тапкыр каралган. Кайсылары хәтердә өзекләп кенә сакланган (бала күңеле далада йөргәнгә инде күрәсең). Ә менә “Яра” ны караган юк иде. Кайттым да, иң элек: “Нишләп мине “Яра” га моңарчы алып бармадыгыз?! – дип куйдым. Ә аннары, бераз уйлагач: “Ярый әле хазер генә тамаша кылдым” – дидем. Бар нәрсәнең үз вакыты дип юкка гына әйтмиләр шул! Бик көчле әсәр һәм бик көчле куелыш! Актерларның уйнавы кабат таң калдырды! Әллә мин генә шулай уйлыйммы дисәм, залдан чыгып барышлый абый-апалар “Афәрин!” - дип тирән суладылар! Аларны ишеткәч, мин икеләтә сөендем, яраткан театрым өчен! Яра. Сугыш ярасы. Ничә дистә, йөз, мең еллар үтсә дә, аның ярасы кала! Сугышның бар ачысын, тән, җан ярасын, аның тавышын ишеттерә бу спектакль. Ә бу бит каядыр читтә булган түгел, ә һәрберебезнең әби-бабалары башыннан кичкән аяныч! Ә каядыр әле дә үтә ул.. Күренеп, йә күренми үтә..! Яра – яра инде, нишләсәң дә – авырта, җанны йөзгә яра яра! Ә дәвасы юк.. бер ачыла.. бер ябылгандай итә.. тик бетми, беркайчан. Яра белән янәшә өмет. Сүнде дигән өмет тә сүнми икән! (Мин моңа төшенә башлаган идем инде, ә бүген инандым!) Өмет сүнде дип уйлаганнар ялгыша! Өмет сүнми – син үзең сүнәсең. Ә сүнмәскә теләсәң.. пыскыган ул утка утын өстә, утының булмаса, үзең ян! Тик сүнмә!... Шулай өмет сине, ә син өметне яшәт икән! Көт. Ә бит көтмәгән дип гаепләнгәне дә, көтә булып чыкты... Ә ул тайпылышлар чарасыздан иде..! Билгеле чарасызлык аны акламый. Аклый бүтәне: бар дөньясы аны күрмәгәндә, танымаганда, үз әнисе танымаганда да.. ул таный! Чөнки ул аны җаны белән күрә.ЧӨНКИ УЛ АНЫ КӨТМӘГӘНДӘ ДӘ КӨТӘ. P.s. Әгәр бу спектакльне алданрак караган булсам, аңлар идем микән шуларны…

27.03.2017 16:06
Рустем

добротный спектакль.профессиональная игра актеров.хорошая театральная атмосфера.при ятная публика.

27.11.2016 10:29
Илсөяр

Сезнең театрга килгән саен эстетик ләззәт алып, тәэсирләнеп кайтабыз. Спектакльләр оештырылуы, артистларның уены бик югары дәрәҗәдә. Татарча бик белеп бетермәүче ирем наушниклар белән тыңлый спектакльне, тәрҗемә бик әйбәт, төгәл, аңлаешлы алып барыла. Театр коллективына иҗат уңышлары телим, үзегезне дөньякүләм танытуыгызны дәвам итегез!

21.11.2016 10:26
Люзия

Республика күләмендә данлыклы якташыбыз Туфан ага Миннуллин исемен мәңгеләштергән Түбән Кама татар дәүләт драма театрының сайты сокландыргыч! Кама Тамагы халкы исеменнән сайтны оештыручыларга зур рәхмәт. Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс иҗат дәрте, илhам нуры, сәламәтлек телим. Сәхнәләрне нурландырырлык яңа спектакльләрегез белән тамашачыларны сөендерегез!

03.11.2016 15:37
Диляра

Яңа сайтыгыз котлы булсын! Бизәлеше затлы, матур! Иҗади уңышлар телим!!!

09.09.2016 18:12
Винер Н.

Ялгышмасам, Питерга татар театрларыннан соңгы мәртәбә 80нче елларда Камал театры килгән иде: "Әлдермәштән ...", "Өч аршин җир". Ул чакта шәһәрнең исеме Санкт-Петербург түгел Ленинград иде. Ә сез менә Санкт-Петербургка татар театрларыннан беренче булып аяк бастыгыз. Аягыгыз җиңел булсын. Алып килгән "Нәзер", "Кәдер кичәсе" спектаклләрендә уйнаган бар артистларга зур рәхмәт, сәламәтлек һәм уңышлар. Аерып үземнең истә калганнарны һәм күңелемә яткан: Гүзәл Шәмәрдәнованың - Маһирасын, Юрий Павловның - Каргасын, Р.Зәйнуллинның - Мәхлүген (Хәсрәт) уңышлы тудырылган образалар дип әйтәсем килә. Иҗади юлыгыз киң булсын! Афәрин оештыручы Рөстәм Хучашевка. Булдырдың. Рәхмәт.

13.12.2014 16:10
Винер Н.

Сәлам Питердан!! Зур рәхмәт сезгә Рөстәм әфәнде Галиевка! Безнең өчен декабрнең бу ике көне, 11-12ләре, онытылмас театр бәйрәме һәм истәлек булып калды. Әлбәттә Питерда театрларга кытлык юк: Товстоногов театры(Басилашвили, Алиса Фрейндлих), Ленсовет (Боярский), 90нчы еллардан соң барлыкка килгән дистәлән яш коллективлар. Татар театрының да яңача, заман тәлапләренә туры китереп эшләнгән спекталләрен күрү безне куандырды. Эчтәлекле декоратсия, электрон төрҗемәче белән җиазландырылган сурдотәрҗемә - барсы да урынлы иде. Татарчаны камил белмәгән тамашачылар сурдотәрҗемәче белән рәхәтләнеп карадылар.

13.12.2014 16:09
Зөфәр Юсупов (11.12.2014 11:49

Зур рәхмәтебезне белдерәм сезгә Мәскәү тамашачыларыгыздан! Танышу уңышлы узды диеп уйлыйм. Безгә алып килгән "Кадер кичәсе" спектакле бик тә ошады. Нык уйландырырлык тәесир итте. Инде алдагы көннәрдә дә безне үзегезнең игътибарыгыздан калдырмассыз диеп уйлыйм. Ә сезнең актерларыгызга, баш режиссерга һәм бөтен коллективыгызга зур иҗади уңышлар, аңлаучы тамашачылар, нык саулыклар теләп калам. Тагын да зур рәхмәт сезгә, көтеп калабыз!

11.12.2014 11:49
Всего записей: 102